نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4856 | 54 | 10 | فدعا ربه أني مغلوب فانتصر |
| | | Нух Раббысына дога кылды: "Тәхкыйк мин җиңелдем, ий Раббым миңа ярдәм бир, алардан үч ал", – дип. |
|
4857 | 54 | 11 | ففتحنا أبواب السماء بماء منهمر |
| | | Нух кавеменә каты яңгыр белән күк ишекләрен ачтык. |
|
4858 | 54 | 12 | وفجرنا الأرض عيونا فالتقى الماء على أمر قد قدر |
| | | Вә җир өстенә куәтле күп елгаларны агыздык, һәм күк суы белән җир суы бергә кушылды Аллаһ тарафыннан тәкъдир ителгәнчә. |
|
4859 | 54 | 13 | وحملناه على ذات ألواح ودسر |
| | | Вә Нухны күтәрдек такталардан ясалып кадаклар белән ныгытылган көймәгә. |
|
4860 | 54 | 14 | تجري بأعيننا جزاء لمن كان كفر |
| | | Ул көймә йәрер Безнең ярдәмебез белән, күз алдыбызда кавеме аңа көферлек кылган Нухка изге җәза булсын өчен шулай кылдык. |
|
4861 | 54 | 15 | ولقد تركناها آية فهل من مدكر |
| | | Тәхкыйк калдырдык ул көймә вакыйгасын галәмәт этеп, әйә ул галәмәтләрдән гыйбрәтләнеп Аллаһуга кайтучы бармы? |
|
4862 | 54 | 16 | فكيف كان عذابي ونذر |
| | | Күрдеңме куркытуым вә ґәзабым аларга ничек булды! |
|
4863 | 54 | 17 | ولقد يسرنا القرآن للذكر فهل من مدكر |
| | | Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы вә Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы? |
|
4864 | 54 | 18 | كذبت عاد فكيف كان عذابي ونذر |
| | | Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, куркытуым һәм ґәзабым аларга ничек булды! |
|
4865 | 54 | 19 | إنا أرسلنا عليهم ريحا صرصرا في يوم نحس مستمر |
| | | Тәхкыйк җибәрдек аларга каты исүче җилне барчасына да каты шомлык ирешкән көндә. |
|