نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4840 | 53 | 56 | هذا نذير من النذر الأولى |
| | | Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән. |
|
4841 | 53 | 57 | أزفت الآزفة |
| | | Кыямәт якын булды. |
|
4842 | 53 | 58 | ليس لها من دون الله كاشفة |
| | | Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр. |
|
4843 | 53 | 59 | أفمن هذا الحديث تعجبون |
| | | Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме? |
|
4844 | 53 | 60 | وتضحكون ولا تبكون |
| | | Вә көләсез, никтер еламыйсыз? |
|
4845 | 53 | 61 | وأنتم سامدون |
| | | Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз. |
|
4846 | 53 | 62 | فاسجدوا لله واعبدوا |
| | | Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз! |
|
4847 | 54 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم اقتربت الساعة وانشق القمر |
| | | Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды. (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сораган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр.) |
|
4848 | 54 | 2 | وإن يروا آية يعرضوا ويقولوا سحر مستمر |
| | | Әгәр ул кәферләр бер могҗизаны күрсәләр, аннан йөз чөерәләр, инкяр итәләр һәм бу куәтле вә даими булган сихер диләр. |
|
4849 | 54 | 3 | وكذبوا واتبعوا أهواءهم وكل أمر مستقر |
| | | Вә Коръәнне һәм расүлне ялганга тоттылар вә үзләренең күңелләре теләгән нәрсәгә иярделәр, шуның өчен адаштылар. Бит һәр эш үз урынына урнашучыдыр, ягъни Коръән белән гамәл кылмыйча адашкан кешенең урыны җәһәннәмдер, Коръән белән гамәл кылып һидәятне тапкан мөэминнәрнең урыны җәннәтдер. |
|