نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4816 | 53 | 32 | الذين يجتنبون كبائر الإثم والفواحش إلا اللمم إن ربك واسع المغفرة هو أعلم بكم إذ أنشأكم من الأرض وإذ أنتم أجنة في بطون أمهاتكم فلا تزكوا أنفسكم هو أعلم بمن اتقى |
| | | Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер. |
|
4817 | 53 | 33 | أفرأيت الذي تولى |
| | | Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме? |
|
4818 | 53 | 34 | وأعطى قليلا وأكدى |
| | | Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты. |
|
4819 | 53 | 35 | أعنده علم الغيب فهو يرى |
| | | Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме? |
|
4820 | 53 | 36 | أم لم ينبأ بما في صحف موسى |
| | | Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән? |
|
4821 | 53 | 37 | وإبراهيم الذي وفى |
| | | Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде. |
|
4822 | 53 | 38 | ألا تزر وازرة وزر أخرى |
| | | Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс. |
|
4823 | 53 | 39 | وأن ليس للإنسان إلا ما سعى |
| | | Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер. |
|
4824 | 53 | 40 | وأن سعيه سوف يرى |
| | | Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер. |
|
4825 | 53 | 41 | ثم يجزاه الجزاء الأوفى |
| | | Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер. |
|