نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4808 | 53 | 24 | أم للإنسان ما تمنى |
| | | Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме? |
|
4809 | 53 | 25 | فلله الآخرة والأولى |
| | | Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас. |
|
4810 | 53 | 26 | وكم من ملك في السماوات لا تغني شفاعتهم شيئا إلا من بعد أن يأذن الله لمن يشاء ويرضى |
| | | Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр. |
|
4811 | 53 | 27 | إن الذين لا يؤمنون بالآخرة ليسمون الملائكة تسمية الأنثى |
| | | Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр. |
|
4812 | 53 | 28 | وما لهم به من علم إن يتبعون إلا الظن وإن الظن لا يغني من الحق شيئا |
| | | Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер. |
|
4813 | 53 | 29 | فأعرض عن من تولى عن ذكرنا ولم يرد إلا الحياة الدنيا |
| | | Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр. |
|
4814 | 53 | 30 | ذلك مبلغهم من العلم إن ربك هو أعلم بمن ضل عن سبيله وهو أعلم بمن اهتدى |
| | | Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер. |
|
4815 | 53 | 31 | ولله ما في السماوات وما في الأرض ليجزي الذين أساءوا بما عملوا ويجزي الذين أحسنوا بالحسنى |
| | | Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен. |
|
4816 | 53 | 32 | الذين يجتنبون كبائر الإثم والفواحش إلا اللمم إن ربك واسع المغفرة هو أعلم بكم إذ أنشأكم من الأرض وإذ أنتم أجنة في بطون أمهاتكم فلا تزكوا أنفسكم هو أعلم بمن اتقى |
| | | Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер. |
|
4817 | 53 | 33 | أفرأيت الذي تولى |
| | | Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме? |
|