نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4784 | 52 | 49 | ومن الليل فسبحه وإدبار النجوم |
| | | Дәхи ахшам, ястү намазларын һәм таң намазын укыгыл! |
|
4785 | 53 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والنجم إذا هوى |
| | | Баючы йолдыз белән ант итәмен. |
|
4786 | 53 | 2 | ما ضل صاحبكم وما غوى |
| | | Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады. |
|
4787 | 53 | 3 | وما ينطق عن الهوى |
| | | Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс. |
|
4788 | 53 | 4 | إن هو إلا وحي يوحى |
| | | Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер. |
|
4789 | 53 | 5 | علمه شديد القوى |
| | | Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте. |
|
4790 | 53 | 6 | ذو مرة فاستوى |
| | | Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән. |
|
4791 | 53 | 7 | وهو بالأفق الأعلى |
| | | Ул фәрештә офыкның югарысында иде. |
|
4792 | 53 | 8 | ثم دنا فتدلى |
| | | Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен. |
|
4793 | 53 | 9 | فكان قاب قوسين أو أدنى |
| | | Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды. |
|