نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4774 | 52 | 39 | أم له البنات ولكم البنون |
| | | Әллә Аллаһуга кыз балалар булып, ий мөшрикләр, сезгә ир балалармы? |
|
4775 | 52 | 40 | أم تسألهم أجرا فهم من مغرم مثقلون |
| | | Ий Мухәммәд г-м иманга өндәгән өчен вә Исламны өйрәткән өчен әллә алардан хак сорыйсыңмы һәм алар ул ханны бирүдән авырсыналармы? |
|
4776 | 52 | 41 | أم عندهم الغيب فهم يكتبون |
| | | Әллә аларга пәйгамбәр белмәгән яшертен эшләрне белү белеме бармы, шул белемнәре илә хөкем итәләрме? |
|
4777 | 52 | 42 | أم يريدون كيدا فالذين كفروا هم المكيدون |
| | | Әллә алар бер хәйлә белән сине үтерергә телиләрме? Кәферләр хәйлә мәкерләреннән үзләре зарар күрүчеләрдер. |
|
4778 | 52 | 43 | أم لهم إله غير الله سبحان الله عما يشركون |
| | | Әллә аларның Аллаһудан башка үзләренең Аллалары бармы, Аллаһ ґәзабыннан коткаручы? Мөшрикләр шәрик иткән нәрсәләрдән Аллаһ гаять пакьдер. |
|
4779 | 52 | 44 | وإن يروا كسفا من السماء ساقطا يقولوا سحاب مركوم |
| | | Әгәр алар үзләрен һәлак итәр өчен күктән килгән бер кисәкне күрсәләр, алар әйтәләр: "Бергә оешкан болытлар безгә яңгыр алып киләдер", – дип. |
|
4780 | 52 | 45 | فذرهم حتى يلاقوا يومهم الذي فيه يصعقون |
| | | Син аларны куй алардан кисел һәлак ителә торган көннәренә юлыкканнарына чаклы. |
|
4781 | 52 | 46 | يوم لا يغني عنهم كيدهم شيئا ولا هم ينصرون |
| | | Аларның хәйлә мәкерләре ул көндә һичнәрсәдә аларга файда бирмәс һәм ґәзабтан котылу өчен аларга ярдәмче булмас. |
|
4782 | 52 | 47 | وإن للذين ظلموا عذابا دون ذلك ولكن أكثرهم لا يعلمون |
| | | Әлбәттә, залимнәргә ут ґәзабыннан башка да ґәзаб бардыр, ләкин кешеләрнең күберәге белмиләр. |
|
4783 | 52 | 48 | واصبر لحكم ربك فإنك بأعيننا وسبح بحمد ربك حين تقوم |
| | | Дөньяда Раббыңның хөкеменә чыда! Бит син Безнең күз алдыбыздасың аларның сиңа кылган явыз эшләрен күрәбез, һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтә торган вакытында. |
|