نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
478 | 3 | 185 | كل نفس ذائقة الموت وإنما توفون أجوركم يوم القيامة فمن زحزح عن النار وأدخل الجنة فقد فاز وما الحياة الدنيا إلا متاع الغرور |
| | | Барча кеше үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата сезгә әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү җәһәннәм ґәзабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә кертелсә, дөреслектә ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел. |
|
479 | 3 | 186 | لتبلون في أموالكم وأنفسكم ولتسمعن من الذين أوتوا الكتاب من قبلكم ومن الذين أشركوا أذى كثيرا وإن تصبروا وتتقوا فإن ذلك من عزم الأمور |
| | | Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә, сыналырсыз, һәм сездән элек китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла торган сүзләрне күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, әлбәттә, бу эш бик олы мөһим эшдер. |
|
480 | 3 | 187 | وإذ أخذ الله ميثاق الذين أوتوا الكتاب لتبيننه للناس ولا تكتمونه فنبذوه وراء ظهورهم واشتروا به ثمنا قليلا فبئس ما يشترون |
| | | Аллаһ китап әһелләреннән ґәһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип. Алар ґәһедләрен һәм кешеләргә китаптагы Аллаһ хөкемнәрен ирештерү бурычларын артларына ыргыттылар, шуның өчен кешеләрдән аз акча алдылар. Аллаһ хөкемнәрен дөнья малына алыштырып сәүдә итүләре, нинди кабахәт сәүдәдер. |
|
481 | 3 | 188 | لا تحسبن الذين يفرحون بما أتوا ويحبون أن يحمدوا بما لم يفعلوا فلا تحسبنهم بمفازة من العذاب ولهم عذاب أليم |
| | | Аллаһ хөкемнәрен бозучыларны вә дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен яшерүчеләрне Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип һич тә уйлама һәм эшләмәгән эшләре өчен мактанучыларны да, ягъни без мөселманбыз дип мактаналар, ләкин Коръән белән гамәл кылмыйлар, аларны Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип уйлама! Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб. |
|
482 | 3 | 189 | ولله ملك السماوات والأرض والله على كل شيء قدير |
| | | Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ байлыгыдыр, һәм Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. |
|
483 | 3 | 190 | إن في خلق السماوات والأرض واختلاف الليل والنهار لآيات لأولي الألباب |
| | | Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә хыйлаф булышында гакыл ияләренә Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар. |
|
484 | 3 | 191 | الذين يذكرون الله قياما وقعودا وعلى جنوبهم ويتفكرون في خلق السماوات والأرض ربنا ما خلقت هذا باطلا سبحانك فقنا عذاب النار |
| | | Ул гакыл ияләре, намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһуны зекер итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: "Ий Раббыбыз бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакьсың! Безләрне ут ґәзабыннан сакла! |
|
485 | 3 | 192 | ربنا إنك من تدخل النار فقد أخزيته وما للظالمين من أنصار |
| | | Ий Раббыбыз, бер кешене җәһәннәм утына салсаң, дереклектә Син аны һәлак иттең. Залимнәрнең ярдәмчесе юк. |
|
486 | 3 | 193 | ربنا إننا سمعنا مناديا ينادي للإيمان أن آمنوا بربكم فآمنا ربنا فاغفر لنا ذنوبنا وكفر عنا سيئاتنا وتوفنا مع الأبرار |
| | | Ий Раббыбыз, шиксез, ишеттек иманга чакыручы Коръән сүзләрен, "Раббыгызга ышаныгыз", – дип чакыруын, әлбәттә, ышандык. Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны ярлыкагыл һәм яхшы эшләребезне начар эшләребезгә кәффарәт ит һәм изге кешеләр җөмләсеннән үтер! |
|
487 | 3 | 194 | ربنا وآتنا ما وعدتنا على رسلك ولا تخزنا يوم القيامة إنك لا تخلف الميعاد |
| | | Ий Раббыбыз, рәсүлләрең аркылы безгә вәгъдә иткән җәннәтне дә бир һәм кыямәт көнне безләрне хур кылмагыл! Син, әлбәттә, вәгъдәңне бозмыйсың". |
|