نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4764 | 52 | 29 | فذكر فما أنت بنعمت ربك بكاهن ولا مجنون |
| | | Инде син кәферләргә, мөшрикләргә һәм монафикъларга Коръән белән сөйлә, яхшылап төшендер, әлбәттә, син Раббыңның нигъмәте вә рәхмәте сәбәпле Аллаһудан килгән вәхий белән сөйләүче хак пәйгамбәрсең, вәхийдән башка гаептән хәбәр бирүче күрәзәче түгелсең һәм дивана да түгелсең. |
|
4765 | 52 | 30 | أم يقولون شاعر نتربص به ريب المنون |
| | | Әллә әйтәләрме ул пәйгамбәр түгел, шагыйрь, без аның хакында бер вакыйга көтәбез дип. Мөшрикләр: "Атасы яшьли үлде, Мухәммәд тә яшьли үләр, аннары сәхабәләре таралыр", – дип көтәләр иде. |
|
4766 | 52 | 31 | قل تربصوا فإني معكم من المتربصين |
| | | Әйт аларга: "Көтегез, ий мөшрикләр, мин дә сезнең белән бергә Аллаһудан сезгә ґәзаб килгәнне көтүчемен", – дип. |
|
4767 | 52 | 32 | أم تأمرهم أحلامهم بهذا أم هم قوم طاغون |
| | | Әллә аларны Аллаһуга вә расүлгә каршылык кылырга гакыллары кушамы, әллә алар азган саташкан кавемнәрме? |
|
4768 | 52 | 33 | أم يقولون تقوله بل لا يؤمنون |
| | | Әллә алар әйтәләрме: "Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарды", – дип. Юк бәлки алар хөседлек вә тәкәбберлек илә Коръәнгә ышанмыйлар. |
|
4769 | 52 | 34 | فليأتوا بحديث مثله إن كانوا صادقين |
| | | Әгәр Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган дигән сүзләре дөрес булса, Коръән сүзләренә охшаган сүзләрне китерсеннәр, бит алар да Мухәммәд кеби кешеләр, Коръән кеби китап китерсеннәр! |
|
4770 | 52 | 35 | أم خلقوا من غير شيء أم هم الخالقون |
| | | Әллә алар һичнәрсәсез халык ителделәрме, ягъни аларны халык кылган Аллаһ юкмы, әллә алар үзләре халык кылучылармы? |
|
4771 | 52 | 36 | أم خلقوا السماوات والأرض بل لا يوقنون |
| | | Әллә җирне вә күкләрне алар халык кылдылармы? Бәлки алар "Фәкать Аллаһ гына халык кылучы" дигән сүзгә ышанмыйлар. |
|
4772 | 52 | 37 | أم عندهم خزائن ربك أم هم المصيطرون |
| | | Әллә Раббыңның рәхмәт хәзинәләре алар кулындамы? Әллә аларда Аллаһуда булган куәт бармы, теләгән бер эшләрен кылалармы? |
|
4773 | 52 | 38 | أم لهم سلم يستمعون فيه فليأت مستمعهم بسلطان مبين |
| | | Әллә аларның күккә менә торган баскычлары булып, анда менеп вәхийне тыңлыйлармы, әгәр вәхийне ишеткән булсалар, сүзләрен вә эшләрен дөресли торган Аллаһ сүзләрен китерсеннәр! |
|