نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4734 | 51 | 59 | فإن للذين ظلموا ذنوبا مثل ذنوب أصحابهم فلا يستعجلون |
| | | Тәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса, ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр. |
|
4735 | 51 | 60 | فويل للذين كفروا من يومهم الذي يوعدون |
| | | Коръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч, ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр. |
|
4736 | 52 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والطور |
| | | Тур тавы белән |
|
4737 | 52 | 2 | وكتاب مسطور |
| | | вә язылмыш Коръән яки гамәл дәфтәре белән |
|
4738 | 52 | 3 | في رق منشور |
| | | ул Коръән юка тиредән ясалган тире битләренә язылган. |
|
4739 | 52 | 4 | والبيت المعمور |
| | | дәхи кешеләр таваф итә торган Кәгъбә яки фәрештәләр таваф итә торган Кәгъбә турысында күктәге бер бина белән |
|
4740 | 52 | 5 | والسقف المرفوع |
| | | вә югары күтәрелгән күк белән |
|
4741 | 52 | 6 | والبحر المسجور |
| | | дәхи ґәзаб өчен хәзерләнгән ахирәттәге ут диңгезе белән ант итеп әйтәмен. |
|
4742 | 52 | 7 | إن عذاب ربك لواقع |
| | | Тәхкыйк Раббыңның ґәзабы вакыйга булучыдыр, ягъни әлбәттә, булачактыр. |
|
4743 | 52 | 8 | ما له من دافع |
| | | Бу ґәзабны кире җибәрүче һич юктыр. |
|