نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4678 | 51 | 3 | فالجاريات يسرا |
| | | Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә. |
|
4679 | 51 | 4 | فالمقسمات أمرا |
| | | Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен: |
|
4680 | 51 | 5 | إنما توعدون لصادق |
| | | "Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр. |
|
4681 | 51 | 6 | وإن الدين لواقع |
| | | Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр. |
|
4682 | 51 | 7 | والسماء ذات الحبك |
| | | Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен. |
|
4683 | 51 | 8 | إنكم لفي قول مختلف |
| | | Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас. |
|
4684 | 51 | 9 | يؤفك عنه من أفك |
| | | Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше. |
|
4685 | 51 | 10 | قتل الخراصون |
| | | Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә. |
|
4686 | 51 | 11 | الذين هم في غمرة ساهون |
| | | Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр. |
|
4687 | 51 | 12 | يسألون أيان يوم الدين |
| | | Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар. |
|