نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4652 | 50 | 22 | لقد كنت في غفلة من هذا فكشفنا عنك غطاءك فبصرك اليوم حديد |
| | | Янә әйтерләр: "Бу көннән син дөньяда вакытта гафил идең, һич хәбәрең юк иде, Без синнән ачтык күзендә, колагыңда һәм күңелендә булган пәрдәңне, бу көндә синең күзең үткендер ки, дөньяда кылган бозык вә хата эшләреңне барын да күрерсең. |
|
4653 | 50 | 23 | وقال قرينه هذا ما لدي عتيد |
| | | Дөньядагы сакчы фәрештәсе: "менә мин аңа сакчы булган кеше, кылган эшләре белән килде" – дияр. |
|
4654 | 50 | 24 | ألقيا في جهنم كل كفار عنيد |
| | | Җәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне. |
|
4655 | 50 | 25 | مناع للخير معتد مريب |
| | | Өстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗеб эшләрдән тыелучыны вә. Коръәннән шикләнеп чиктән үтүче залимне. |
|
4656 | 50 | 26 | الذي جعل مع الله إلها آخر فألقياه في العذاب الشديد |
| | | Аллаһудан башканы Илаһә тотучы мөшрикне салыгыз каты ґәзабка! |
|
4657 | 50 | 27 | قال قرينه ربنا ما أطغيته ولكن كان في ضلال بعيد |
| | | Ґәзабка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: "Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым, ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде", – дип. |
|
4658 | 50 | 28 | قال لا تختصموا لدي وقد قدمت إليكم بالوعيد |
| | | Аллаһ әйтер: "Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем. |
|
4659 | 50 | 29 | ما يبدل القول لدي وما أنا بظلام للعبيد |
| | | Минем алдымда сүзем һич алышынмас, дәхи Мин колларыма золым итүче дә түгелмен. |
|
4660 | 50 | 30 | يوم نقول لجهنم هل امتلأت وتقول هل من مزيد |
| | | Ул көндә җәһәннәмгә: "Инде булдыңмы" – диярбез, җәһәннәм: "янә керүчеләр бармы, монда урын күп" – дияр. |
|
4661 | 50 | 31 | وأزلفت الجنة للمتقين غير بعيد |
| | | Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәргә җәннәт якын кылыныр, ерак булмас. |
|