نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4584 | 48 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم إنا فتحنا لك فتحا مبينا |
| | | Шиксез, Без сиңа ачтык вә хөкем иттек ачык булган җиңүне. |
|
4585 | 48 | 2 | ليغفر لك الله ما تقدم من ذنبك وما تأخر ويتم نعمته عليك ويهديك صراطا مستقيما |
| | | Аллаһ синең әүвәлдә булган гөнаһларыңны вә ахырда булган гөнаһларыңны гафу итсең өчен вә ислам динен таратуны тәмам итү нигъмәтен бирсен өчен вә сине туры юлга күндерсен өчен. |
|
4586 | 48 | 3 | وينصرك الله نصرا عزيزا |
| | | Һәм Аллаһ сиңа җиңеп өскә чыга торган ярдәмне бирсен өчен. |
|
4587 | 48 | 4 | هو الذي أنزل السكينة في قلوب المؤمنين ليزدادوا إيمانا مع إيمانهم ولله جنود السماوات والأرض وكان الله عليما حكيما |
| | | Ул – Аллаһ мөэминнәрнең күңелләренә куәт вә карарны иңдерде, Аллаһудан иңдерелгән иман нуры белән кәсби иманнары куәтләнсен өчен, җирдәге вә күкләрдәге гаскәрләр Аллаһ гаскәредер, Аллаһ һәр эшне белеп мәслихәтче кылучыдыр. |
|
4588 | 48 | 5 | ليدخل المؤمنين والمؤمنات جنات تجري من تحتها الأنهار خالدين فيها ويكفر عنهم سيئاتهم وكان ذلك عند الله فوزا عظيما |
| | | Аллаһ мөэмин ирләрнең вә мөэминә хатыннарның иманнарына куәт бирде, аларны җәннәтләргә кертмәк өчен, ул җәннәтләрнең асларыннан елгалар агадыр, алар анда мәңге калырлар, дәхи иманнарына куәт бирде аларның гөнаһларын җуяр өчен, бу эш мөэминнәр өчен Аллаһ хозурында олугъ бәхеткә ирешүдер. |
|
4589 | 48 | 6 | ويعذب المنافقين والمنافقات والمشركين والمشركات الظانين بالله ظن السوء عليهم دائرة السوء وغضب الله عليهم ولعنهم وأعد لهم جهنم وساءت مصيرا |
| | | Вә мөэминнәрнең иманын куәтләде, монафикъ ирләрне вә монафика хатыннарны һәм мөшрик ирләрне вә мөшрикә хатыннарны ґәзаб кылмак өчен, Аллаһ пәйгамбәргә һәм мөселманнарга ярдәм бирмәс, дип, Аллаһуга яман зан кылдылар, Аллаһуга яман зан кылулары, үзләренә явызлык булып кайтыр, вә аларга Аллаһ ачуланды вә рәхмәтеннән ерак кылды вә аларга җәһәннәмне хәзерләде, ул җәһәннәм ни яман урындыр. |
|
4590 | 48 | 7 | ولله جنود السماوات والأرض وكان الله عزيزا حكيما |
| | | Җирдә вә күкләрдә булган гаскәрләр Аллаһ гаскәрләредер, Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән өстен булды вә һәр эшен белеп кылучы булды. |
|
4591 | 48 | 8 | إنا أرسلناك شاهدا ومبشرا ونذيرا |
| | | Тәхкыйк Без сине өммәтеңә гуаһ итеп, вә итагать итүчеләрне җәннәт белән шатландыручы, вә итагать итмәүче залимнәрне җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек. |
|
4592 | 48 | 9 | لتؤمنوا بالله ورسوله وتعزروه وتوقروه وتسبحوه بكرة وأصيلا |
| | | Аллаһуга вә расүленә иман китермәклегегез һәм расүлгә куәт бирмәклегегез өчен, дәхи Аллаһуны олугълап Ул һәр кимчелектән пакь дип иртәләрдә вә кичләрдә тәсбихләр әйтмәклегегез өчен. |
|
4593 | 48 | 10 | إن الذين يبايعونك إنما يبايعون الله يد الله فوق أيديهم فمن نكث فإنما ينكث على نفسه ومن أوفى بما عاهد عليه الله فسيؤتيه أجرا عظيما |
| | | Мухәммәд г-м хаҗ кылып кайту нияте илә бер мең дүрт йөз сәхабә белән Мәдинәдән Мәккәгә юнәлде, ләкин Мәккәгә якын килгәч, мөшрикләр мөселманнарны Мәккәгә кертмәделәр. Шул вакытта пәйгамбәр мөшрикләр белән сугышырга сахабәләрдән бәйґәт алды. Бу аять шул хакта иңде. Тәхкыйк ул Сәхабәләр сугыштан качмаска вә ислам өчен җаннарын кызганмаска Хөдәйбиядә сиңа бәйґәт бирерләр, әлбәттә алар Аллаһуга бәйґәт итүчеләрдер, Аллаһуның кодрәте вә нигъмәте аларның бәйґәтләреннән өстендер. Берәү бәйґәтен бозса, фәкать үз зарарына бозган буладыр, вә берәү бәйґәтен сакласа, Аллаһ исеме илә кылган бәйґәтен, Аллаһ аңа тиздән олугъ әҗерне бирер. |
|