نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
456 | 3 | 163 | هم درجات عند الله والله بصير بما يعملون |
| | | Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр бар. Аллаһ мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер. |
|
457 | 3 | 164 | لقد من الله على المؤمنين إذ بعث فيهم رسولا من أنفسهم يتلو عليهم آياته ويزكيهم ويعلمهم الكتاب والحكمة وإن كانوا من قبل لفي ضلال مبين |
| | | Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидеґәт гамәлләрдән вә башка нәҗесләрдән пакълар, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да. |
|
458 | 3 | 165 | أولما أصابتكم مصيبة قد أصبتم مثليها قلتم أنى هذا قل هو من عند أنفسكم إن الله على كل شيء قدير |
| | | Әйә сезгә өход көнендә кайгы ирешкән булса, сез мөшрикләргә бәдер сугышында үзегезгә ирешкән кайгының ике өлешен ирештердегез түгелме? Бу кайгы безгә ни өчен иреште дисез, син аларга: "Бу кайгы үзегездән булды", – диген. Чөнки алар пәйгамбәр әмеренә хыйлафлык кылдылар. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. |
|
459 | 3 | 166 | وما أصابكم يوم التقى الجمعان فبإذن الله وليعلم المؤمنين |
| | | Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ теләге белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды. |
|
460 | 3 | 167 | وليعلم الذين نافقوا وقيل لهم تعالوا قاتلوا في سبيل الله أو ادفعوا قالوا لو نعلم قتالا لاتبعناكم هم للكفر يومئذ أقرب منهم للإيمان يقولون بأفواههم ما ليس في قلوبهم والله أعلم بما يكتمون |
| | | Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: "Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – дип. Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче. |
|
461 | 3 | 168 | الذين قالوا لإخوانهم وقعدوا لو أطاعونا ما قتلوا قل فادرءوا عن أنفسكم الموت إن كنتم صادقين |
| | | Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: "Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", – диләр. Син әйт: "Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!" |
|
462 | 3 | 169 | ولا تحسبن الذين قتلوا في سبيل الله أمواتا بل أحياء عند ربهم يرزقون |
| | | Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар. |
|
463 | 3 | 170 | فرحين بما آتاهم الله من فضله ويستبشرون بالذين لم يلحقوا بهم من خلفهم ألا خوف عليهم ولا هم يحزنون |
| | | Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм Аллаһ юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар янына кайтып җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә шатланырлар, үзләренә дә вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә шатланырлар. |
|
464 | 3 | 171 | يستبشرون بنعمة من الله وفضل وأن الله لا يضيع أجر المؤمنين |
| | | Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен шатланырлар. Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен җуймас. |
|
465 | 3 | 172 | الذين استجابوا لله والرسول من بعد ما أصابهم القرح للذين أحسنوا منهم واتقوا أجر عظيم |
| | | Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м сүзләрен кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр булыр. |
|