نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4543 | 46 | 33 | أولم يروا أن الله الذي خلق السماوات والأرض ولم يعي بخلقهن بقادر على أن يحيي الموتى بلى إنه على كل شيء قدير |
| | | Алар белмиләрме, Аллаһ һич тә мәшәкать чикмичә җирне вә күкләрне халык кылды, шул Аллаһуның үлекләрне тергезеп каберләрдән кубарырга көче җитмәсме? Әлбәттә, көче җитәдер һәм кубарыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә. |
|
4544 | 46 | 34 | ويوم يعرض الذين كفروا على النار أليس هذا بالحق قالوا بلى وربنا قال فذوقوا العذاب بما كنتم تكفرون |
| | | Имансызлар утка кертелгәч, аларга әйтелер: "Ошбу көннең ґәзабы сезгә хак түгелме? Сез аны ялган дия идегез", – дип. Алар: "Валлаһи безгә тиешле ґәзаб хакдыр", – диярләр. Аллаһ әйтер: "Дөньяда кәфер булганыгыз өчен инде бүген ґәзабны татыгыз", – дип. |
|
4545 | 46 | 35 | فاصبر كما صبر أولو العزم من الرسل ولا تستعجل لهم كأنهم يوم يرون ما يوعدون لم يلبثوا إلا ساعة من نهار بلاغ فهل يهلك إلا القوم الفاسقون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, кавемеңнең төрлечә каршылык күрсәтүләренә сабыр ит, нык чыдамлы бул, пәйгамбәрләрнең каты чыдамлылары чыдаган кеби, вә аларга ґәзабны ашыктырып сорамагыл! Кәферләр үзләренә вәгъдә ителгән ґәзабны күргәч, гүя дөньяда көндезен бер генә сәгать тордык, дип, зан итәрләр. Ошбу Коръән пәйгамбәрнең Аллаһудан кешеләргә ирештермәгедер, алар һәлак булмас, мәгәр Коръән белән гамәл кылмаучы фасыйклар һәлак булырлар. |
|
4546 | 47 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الذين كفروا وصدوا عن سبيل الله أضل أعمالهم |
| | | Имансыз булган кешеләр башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды. |
|
4547 | 47 | 2 | والذين آمنوا وعملوا الصالحات وآمنوا بما نزل على محمد وهو الحق من ربهم كفر عنهم سيئاتهم وأصلح بالهم |
| | | Әмма хак ышанучылар изге гамәлләр кылдылар, вә Мухәммәд г-мгә иңдерелгән Коръәнгә ышандылар, бит Коръәннең Аллаһудан иңдерелгәнлеге хак, Аллаһ аларның гөнаһларын җуйды, бетерде вә һәр эшләрен исълах кылды, юлга салды. |
|
4548 | 47 | 3 | ذلك بأن الذين كفروا اتبعوا الباطل وأن الذين آمنوا اتبعوا الحق من ربهم كذلك يضرب الله للناس أمثالهم |
| | | Ошбу имансызларның гамәлләрен батыл итеп, мөэминнәрнең гөнаһларын гафу итмәк, имансызлар шайтанга иярүләре сәбәпле гамәлләре батыл булды. Әмма иманлы кешеләр Раббыларыннан иңдерелгән Коръәнгә иярүләре сәбәпле гөнаһлары гафу ителде. Аллаһ әнә шулай ике төрле фирканың сыйфатларын ачык итеп күрсәтәдер. |
|
4549 | 47 | 4 | فإذا لقيتم الذين كفروا فضرب الرقاب حتى إذا أثخنتموهم فشدوا الوثاق فإما منا بعد وإما فداء حتى تضع الحرب أوزارها ذلك ولو يشاء الله لانتصر منهم ولكن ليبلو بعضكم ببعض والذين قتلوا في سبيل الله فلن يضل أعمالهم |
| | | Әгәр сугышырга килгән кәферләргә очырасагыз аларның муеннарына кылыч белән сугыгыз, хәтта аларны күп үтереп каннарын күп түккәнгә чаклы, һәм аларны әсир итеп алып каты багълап тотыгыз, качмасыннар вә зарар итмәсеннәр өчен. Аларны әсир кылганыгыздан соң теләсәгез шәфкать кылып коткарып җибәрегез, теләсәгез мал алып мал бәрабәренә азат итегез. Кәфер гаскәрләре сугыш коралларын куйганнарына чаклы сугыш кылыгыз һәм аларны әсир итегез! Ошбу Аллаһ хөкеме сезгә бәян ителде. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә иде, сезнең сугышыгыздан башка ул кәферләрне һәлак итеп үч алыр иде, ләкин Аллаһ сезне бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегез белән сынарга теләде. Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрнең кылган гамәлләренең вә сугышуларының әҗерен җуймас, бетермәс. |
|
4550 | 47 | 5 | سيهديهم ويصلح بالهم |
| | | Аллаһ аларны бик тиз җәннәтләр юлына күндерер, вә аларның эшләрең дөньяда һәм ахирәттә дә төзек, яхшы кылыр. |
|
4551 | 47 | 6 | ويدخلهم الجنة عرفها لهم |
| | | Вә аларны Үзе таныштырган, белдергән җәннәткә кертер. |
|
4552 | 47 | 7 | يا أيها الذين آمنوا إن تنصروا الله ينصركم ويثبت أقدامكم |
| | | Ий мөэминнәр, әгәр сез Аллаһ дине Исламга ярдәм бирсәгез, Аллаһ сезгә дошманыгыз өстенә ярдәм бирер, вә Ислам динендә хак юлда таза торуда аякларыгызны нык беркетер. |
|