نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4511 | 46 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم حم |
| | | Ха мим. |
|
4512 | 46 | 2 | تنزيل الكتاب من الله العزيز الحكيم |
| | | Коръәннең иңүе ґәзиз вә хәким булган Аллаһудандыр. |
|
4513 | 46 | 3 | ما خلقنا السماوات والأرض وما بينهما إلا بالحق وأجل مسمى والذين كفروا عما أنذروا معرضون |
| | | Без җир вә күкләрне һәм аларның араларында булган нәрсәләрне һәр яклап дөресләп төзедек, кыямәткә хәтле торсыннар өчен. Әмма имансыз булган кешеләр, Коръән белән куркытылмыш ґәзаблардан куркудан баш тарталар. |
|
4514 | 46 | 4 | قل أرأيتم ما تدعون من دون الله أروني ماذا خلقوا من الأرض أم لهم شرك في السماوات ائتوني بكتاب من قبل هذا أو أثارة من علم إن كنتم صادقين |
| | | Аларга әйт: "Әйә беләсезме Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, җирдә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез, яки Аллаһуга тиң булып, Аның белән бергә күкләрне төзеделәрме? Инде Коръәннән әүвәл иңгән бер китапны китерегез, сүзегезнең дөреслегенә миңа шәһадәт бирсен, яки сынымнарга гыйбадәт кылу дөрес икәнлекне раслаучы дәлил әсәрләрен күрсәтегез, әгәр дәгъвәгез дөрес булса", – дип. |
|
4515 | 46 | 5 | ومن أضل ممن يدعو من دون الله من لا يستجيب له إلى يوم القيامة وهم عن دعائهم غافلون |
| | | Аллаһудан башка затка гыйбадәт кылучы кешедән дә адашучырак кеше бармы, догаларын сораганнарын кабул итәргә нәрсәдер бирергә мәңге көчләре җитми торган сынымнарга гыйбадәт кылалар, хәлбуки сынымнар аларның догаларыннан гафилләрдер, чөнки алар җансызлардыр. |
|
4516 | 46 | 6 | وإذا حشر الناس كانوا لهم أعداء وكانوا بعبادتهم كافرين |
| | | Кешеләр каберләрдән кубарылганда сынымнар, аларга гыйбадәт кылучыларга дошман булырлар, вә мөшрикләрнең аларга гыйбадәтләрен инкяр итәрләр. |
|
4517 | 46 | 7 | وإذا تتلى عليهم آياتنا بينات قال الذين كفروا للحق لما جاءهم هذا سحر مبين |
| | | Әгәр аларга Безнең Коръән аятьләребез аңлатып укылса, Коръәннең хак сүзләренә ышанмаучылар, аларга Коръән килгән чакта, бу Коръән ачык сихер диделәр. |
|
4518 | 46 | 8 | أم يقولون افتراه قل إن افتريته فلا تملكون لي من الله شيئا هو أعلم بما تفيضون فيه كفى به شهيدا بيني وبينكم وهو الغفور الرحيم |
| | | Яки алар Мухәммәд г-м Коръәнне үзе чыгарып Аллаһуга ифтира итте дияләрме? Син аларга әйт: "Әгәр мин Коръәнне үзем чыгарып Аллаһуга ифтира итсәм, Аллаһ мине ґәзаб кылган вакытта Аның ґәзабыннан мине коткарырга кадир булмассыз, шулай булгач нигә мин ул эшкә барыйм. Ул – Аллаһ Коръән хакында сөйләгән сүзләрегезне беләдер. Минем илә сезнең арада шаһид булырга Аллаһ Үзе җитәдер. Ул ярлыкаучы вә рәхимледер", – дип. |
|
4519 | 46 | 9 | قل ما كنت بدعا من الرسل وما أدري ما يفعل بي ولا بكم إن أتبع إلا ما يوحى إلي وما أنا إلا نذير مبين |
| | | Син аларга әйт: "Мин пәйгамбәрләрдән әүвәлге пәйгамбәр түгелмен, дөньяда һәм ахирәттә сезгә вә миңа Аллаһ ни кылыр белмим, мин Аллаһудан үземә вәхий ителгән аятьләргә генә иярәмен, һәм мин Коръәнне кабул итмәүчеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гынамын. |
|
4520 | 46 | 10 | قل أرأيتم إن كان من عند الله وكفرتم به وشهد شاهد من بني إسرائيل على مثله فآمن واستكبرتم إن الله لا يهدي القوم الظالمين |
| | | Әйткел: "Әйә беләсезме хәбәр бирегез миңа, әгәр Коръән Аллаһудан иңгән булса, вә сез аны инкяр итсәгез вә Ягъкуб балаларыннан Габдулла Коръәндәге хөкемнәр Тәүратта барлыгы белән шәһадәт бирсә, вә ул Коръәнне яхшы белгәне өчен аңа иман китерсә, ә сез исә наданлыгыгыздан аңа иман китерүдән тәкәбберләндегез, инде сез кешеләрнең иң явызрагы буласыз түгелме? Бит Аллаһ галимнәрне туры юлга һич тә күндермидер. |
|