نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4499 | 45 | 26 | قل الله يحييكم ثم يميتكم ثم يجمعكم إلى يوم القيامة لا ريب فيه ولكن أكثر الناس لا يعلمون |
| | | Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр. |
|
4500 | 45 | 27 | ولله ملك السماوات والأرض ويوم تقوم الساعة يومئذ يخسر المبطلون |
| | | Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр. |
|
4501 | 45 | 28 | وترى كل أمة جاثية كل أمة تدعى إلى كتابها اليوم تجزون ما كنتم تعملون |
| | | Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер. |
|
4502 | 45 | 29 | هذا كتابنا ينطق عليكم بالحق إنا كنا نستنسخ ما كنتم تعملون |
| | | Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек. |
|
4503 | 45 | 30 | فأما الذين آمنوا وعملوا الصالحات فيدخلهم ربهم في رحمته ذلك هو الفوز المبين |
| | | Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер. |
|
4504 | 45 | 31 | وأما الذين كفروا أفلم تكن آياتي تتلى عليكم فاستكبرتم وكنتم قوما مجرمين |
| | | Вә әмма имансыз кешеләргә: "Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз", – диелер. |
|
4505 | 45 | 32 | وإذا قيل إن وعد الله حق والساعة لا ريب فيها قلتم ما ندري ما الساعة إن نظن إلا ظنا وما نحن بمستيقنين |
| | | Ий имансызлар, әгәр сезгә әйтелсә, кешеләрне тергезеп кубару белән Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, һәм кыямәтнең булачагында шик юк дип, сез әйттегез: "Без кыямәтнең нәрсә икәнен белмибез, без аны зан гына итәбез шуңа күрә без ышанучылардан түгелбез", – дип. |
|
4506 | 45 | 33 | وبدا لهم سيئات ما عملوا وحاق بهم ما كانوا به يستهزئون |
| | | Дөньяда кылган явызлыкларының җәзасы ахирәттә ачыкланыр, хакны инкяр итеп мәсхәрә итүләренең ґәзабы аларга лязем булды. |
|
4507 | 45 | 34 | وقيل اليوم ننساكم كما نسيتم لقاء يومكم هذا ومأواكم النار وما لكم من ناصرين |
| | | Аларга әйтелер: "Үзегез ошбу кыямәт көненә килүне онытып азгынлыкта йөрегәнегез кеби Без дә сезне утта калдырып онытырбыз, сезнең урыныгыз уттыр вә сезгә ярдәмчеләрдән һичкем булмас", – дип. |
|
4508 | 45 | 35 | ذلكم بأنكم اتخذتم آيات الله هزوا وغرتكم الحياة الدنيا فاليوم لا يخرجون منها ولا هم يستعتبون |
| | | Ошбу ґәзаб сезгә тиешле булды, Аллаһ аятьләрен мәсхәрә иткәнегез өчен һәм сезне дөнья тереклеге алдады, дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калдыгыз. Бүген алар инде уттан чыгарылмаслар, вә тәүбә итагать илә Аллаһуны ризалау да алардан соралмас. |
|