نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4468 | 44 | 54 | كذلك وزوجناهم بحور عين |
| | | Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез. |
|
4469 | 44 | 55 | يدعون فيها بكل فاكهة آمنين |
| | | Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер. |
|
4470 | 44 | 56 | لا يذوقون فيها الموت إلا الموتة الأولى ووقاهم عذاب الجحيم |
| | | Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар. |
|
4471 | 44 | 57 | فضلا من ربك ذلك هو الفوز العظيم |
| | | Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер. |
|
4472 | 44 | 58 | فإنما يسرناه بلسانك لعلهم يتذكرون |
| | | Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр. |
|
4473 | 44 | 59 | فارتقب إنهم مرتقبون |
| | | Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны көтәләр. |
|
4474 | 45 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم حم |
| | | Ха мим. |
|
4475 | 45 | 2 | تنزيل الكتاب من الله العزيز الحكيم |
| | | Ошбу Коръәннең иңмәклеге, һәр эштә җиңүче вә һәр эштә хикмәтне ригая итүче Аллаһудандыр. |
|
4476 | 45 | 3 | إن في السماوات والأرض لآيات للمؤمنين |
| | | Дөреслектә җирдә һәм күкләрдә ышанучылар өчен Аллаһуның берлегенә вә кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләр бардыр. |
|
4477 | 45 | 4 | وفي خلقكم وما يبث من دابة آيات لقوم يوقنون |
| | | Дәхи сезнең халык ителешегездә вә бер хәлдән икенче хәлгә күчүегездә, һәм җир өстенә таратылган җан ияләрендә, ышанып ахирәткә хәзерләнүчеләр өчен, әлбәттә, галәмәтләр -бардыр. |
|