نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4461 | 44 | 47 | خذوه فاعتلوه إلى سواء الجحيم |
| | | Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез." |
|
4462 | 44 | 48 | ثم صبوا فوق رأسه من عذاب الحميم |
| | | Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен." |
|
4463 | 44 | 49 | ذق إنك أنت العزيز الكريم |
| | | Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең. |
|
4464 | 44 | 50 | إن هذا ما كنتم به تمترون |
| | | Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип. |
|
4465 | 44 | 51 | إن المتقين في مقام أمين |
| | | Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар. |
|
4466 | 44 | 52 | في جنات وعيون |
| | | Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар. |
|
4467 | 44 | 53 | يلبسون من سندس وإستبرق متقابلين |
| | | Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр. |
|
4468 | 44 | 54 | كذلك وزوجناهم بحور عين |
| | | Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез. |
|
4469 | 44 | 55 | يدعون فيها بكل فاكهة آمنين |
| | | Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер. |
|
4470 | 44 | 56 | لا يذوقون فيها الموت إلا الموتة الأولى ووقاهم عذاب الجحيم |
| | | Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар. |
|