نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4451 | 44 | 37 | أهم خير أم قوم تبع والذين من قبلهم أهلكناهم إنهم كانوا مجرمين |
| | | Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр. |
|
4452 | 44 | 38 | وما خلقنا السماوات والأرض وما بينهما لاعبين |
| | | Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде. |
|
4453 | 44 | 39 | ما خلقناهما إلا بالحق ولكن أكثرهم لا يعلمون |
| | | Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр. |
|
4454 | 44 | 40 | إن يوم الفصل ميقاتهم أجمعين |
| | | Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә кемнең эше батыл – бик каты аерылыр. |
|
4455 | 44 | 41 | يوم لا يغني مولى عن مولى شيئا ولا هم ينصرون |
| | | Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар ярдәмләнмеш тә булмаслар. |
|
4456 | 44 | 42 | إلا من رحم الله إنه هو العزيز الرحيم |
| | | Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер. |
|
4457 | 44 | 43 | إن شجرت الزقوم |
| | | Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше - |
|
4458 | 44 | 44 | طعام الأثيم |
| | | явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. |
|
4459 | 44 | 45 | كالمهل يغلي في البطون |
| | | Эрегән җиз кеби. |
|
4460 | 44 | 46 | كغلي الحميم |
| | | Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар. |
|