نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4444 | 44 | 30 | ولقد نجينا بني إسرائيل من العذاب المهين |
| | | Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык. |
|
4445 | 44 | 31 | من فرعون إنه كان عاليا من المسرفين |
| | | Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде. |
|
4446 | 44 | 32 | ولقد اخترناهم على علم على العالمين |
| | | Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп җибәрдек. |
|
4447 | 44 | 33 | وآتيناهم من الآيات ما فيه بلاء مبين |
| | | Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек. |
|
4448 | 44 | 34 | إن هؤلاء ليقولون |
| | | Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр. |
|
4449 | 44 | 35 | إن هي إلا موتتنا الأولى وما نحن بمنشرين |
| | | Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр. |
|
4450 | 44 | 36 | فأتوا بآبائنا إن كنتم صادقين |
| | | Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны тергезеп кигерегез, диләр. |
|
4451 | 44 | 37 | أهم خير أم قوم تبع والذين من قبلهم أهلكناهم إنهم كانوا مجرمين |
| | | Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр. |
|
4452 | 44 | 38 | وما خلقنا السماوات والأرض وما بينهما لاعبين |
| | | Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде. |
|
4453 | 44 | 39 | ما خلقناهما إلا بالحق ولكن أكثرهم لا يعلمون |
| | | Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр. |
|