نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4426 | 44 | 12 | ربنا اكشف عنا العذاب إنا مؤمنون |
| | | Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр. |
|
4427 | 44 | 13 | أنى لهم الذكرى وقد جاءهم رسول مبين |
| | | Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде. |
|
4428 | 44 | 14 | ثم تولوا عنه وقالوا معلم مجنون |
| | | Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче мәҗнүндер" – диделәр. |
|
4429 | 44 | 15 | إنا كاشفو العذاب قليلا إنكم عائدون |
| | | Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз. |
|
4430 | 44 | 16 | يوم نبطش البطشة الكبرى إنا منتقمون |
| | | Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз. |
|
4431 | 44 | 17 | ولقد فتنا قبلهم قوم فرعون وجاءهم رسول كريم |
| | | Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде. |
|
4432 | 44 | 18 | أن أدوا إلي عباد الله إني لكم رسول أمين |
| | | Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен. |
|
4433 | 44 | 19 | وأن لا تعلوا على الله إني آتيكم بسلطان مبين |
| | | Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем. |
|
4434 | 44 | 20 | وإني عذت بربي وربكم أن ترجمون |
| | | Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым. |
|
4435 | 44 | 21 | وإن لم تؤمنوا لي فاعتزلون |
| | | Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр. |
|