نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4390 | 43 | 65 | فاختلف الأحزاب من بينهم فويل للذين ظلموا من عذاب يوم أليم |
| | | Гыйса динендәге насаралар ничә төрле мәзһәбкә, вә төрле фиркаларга бүленделәр һәм диннәрен боздылар, кыямәт көненең рәнҗеткүче ґәзабыннан бер чокыр бардыр Гыйса Аллаһуның угълы дип үзләренә золым иткән кешеләргә. |
|
4391 | 43 | 66 | هل ينظرون إلا الساعة أن تأتيهم بغتة وهم لا يشعرون |
| | | Кәферләр Коръән юлына кермичә нәрсә көтәләр? Юк, алар көтмиләр, мәгәр кыямәт көнен генә көтәләр, ул кыямәт аларга искәрмәстән килер, хәтта сизмичә дә калырлар. |
|
4392 | 43 | 67 | الأخلاء يومئذ بعضهم لبعض عدو إلا المتقين |
| | | Дөньяда вакытта Коръән юлыннан башка юлда бер-берсенә дус булган кешеләр, кыямәт көнне бер-берсенә дошман булырлар, мәгәр Коръән юлында бергә тәкъвалык кылган мөэминнәр ахирәттә дә дус булырлар. |
|
4393 | 43 | 68 | يا عباد لا خوف عليكم اليوم ولا أنتم تحزنون |
| | | Аларга әйтелер: "Ий тәкъвалыкта дус булган мөэмин бәндәләрем бүген сезгә куркыныч һәм көенеч юк." |
|
4394 | 43 | 69 | الذين آمنوا بآياتنا وكانوا مسلمين |
| | | Ул тәкъвалыкта дус булган мөэминнәр, Безнең аятьләребезгә ышандылар һәм Коръән белән гамәл кылып хак мөселман булдылар. |
|
4395 | 43 | 70 | ادخلوا الجنة أنتم وأزواجكم تحبرون |
| | | Инде шатланганыгыз хәлдә үзегез һәм хатыныгыз җәннәткә керегез! |
|
4396 | 43 | 71 | يطاف عليهم بصحاف من ذهب وأكواب وفيها ما تشتهيه الأنفس وتلذ الأعين وأنتم فيها خالدون |
| | | Җәннәттә алар тирәсендә алтын табакларда тәгамнәр вә борынсыз савытларда эчемлекләр йөртелер, вә анда нәфесләр теләгән нәрсәләр, вә күзләр карап ләззәт ала торган нәрсәләр бардыр, вә сез анда мәңге рәхәттә булырсыз. |
|
4397 | 43 | 72 | وتلك الجنة التي أورثتموها بما كنتم تعملون |
| | | Ошбу җәннәт сезгә Коръән белән гамәл кылганыгыз өчен бирелде. |
|
4398 | 43 | 73 | لكم فيها فاكهة كثيرة منها تأكلون |
| | | Вә сезнең өчен анда күп җимешләр булыр, алардан сез ашарсыз. |
|
4399 | 43 | 74 | إن المجرمين في عذاب جهنم خالدون |
| | | Коръән белән гамәл кылмаучылар тәхкыйк җәһәннәм ґәзабында мәңге калучылардыр. |
|