بسم الله الرحمن الرحيم

نتائج البحث: 6236
ترتيب الآيةرقم السورةرقم الآيةالاية
4393146وكأين من نبي قاتل معه ربيون كثير فما وهنوا لما أصابهم في سبيل الله وما ضعفوا وما استكانوا والله يحب الصابرين
Пәйгамбәр белән бергә Аллаһуга бирелгән күпме мөэминнәр сугышларга чыктылар. Алар сугышларның катылыгыннан ирешкән авырлыктан курыкмадылар, дошманның гаскәре күплегеннән зәгыйфьләнмәделәр вә гаҗизлек тә, мескенлек тә күрсәтмәделәр, бәлки гайрәт белән сугыштылар. Гайрәт белән сугышучыларны вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр.
4403147وما كان قولهم إلا أن قالوا ربنا اغفر لنا ذنوبنا وإسرافنا في أمرنا وثبت أقدامنا وانصرنا على القوم الكافرين
Пәйгамбәрләргә ияреп сугыш кылган мөэминнәрнең сүзләре: "Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны һәм эшләребездә чиктән үтүләребезне ярлыка, сугыш сафларында аякларыбызны таза кыл һәм кәферләрне җиңәргә безгә ярдәм бир!"
4413148فآتاهم الله ثواب الدنيا وحسن ثواب الآخرة والله يحب المحسنين
Аллаһ аларга дөнья нигъмәтләрен бирде һәм ахирәтнең мәңгелек яхшы нигъмәтләрен дә бирде. Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, сөя.
4423149يا أيها الذين آمنوا إن تطيعوا الذين كفروا يردوكم على أعقابكم فتنقلبوا خاسرين
Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар белән дус булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә кайтарырлар. Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз.
4433150بل الله مولاكم وهو خير الناصرين
Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе.
4443151سنلقي في قلوب الذين كفروا الرعب بما أشركوا بالله ما لم ينزل به سلطانا ومأواهم النار وبئس مثوى الظالمين
Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары.
4453152ولقد صدقكم الله وعده إذ تحسونهم بإذنه حتى إذا فشلتم وتنازعتم في الأمر وعصيتم من بعد ما أراكم ما تحبون منكم من يريد الدنيا ومنكم من يريد الآخرة ثم صرفكم عنهم ليبتليكم ولقد عفا عنكم والله ذو فضل على المؤمنين
Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе.
4463153إذ تصعدون ولا تلوون على أحد والرسول يدعوكم في أخراكم فأثابكم غما بغم لكيلا تحزنوا على ما فاتكم ولا ما أصابكم والله خبير بما تعملون
Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр.
4473154ثم أنزل عليكم من بعد الغم أمنة نعاسا يغشى طائفة منكم وطائفة قد أهمتهم أنفسهم يظنون بالله غير الحق ظن الجاهلية يقولون هل لنا من الأمر من شيء قل إن الأمر كله لله يخفون في أنفسهم ما لا يبدون لك يقولون لو كان لنا من الأمر شيء ما قتلنا هاهنا قل لو كنتم في بيوتكم لبرز الذين كتب عليهم القتل إلى مضاجعهم وليبتلي الله ما في صدوركم وليمحص ما في قلوبكم والله عليم بذات الصدور
Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы Сезләрдән ихлас мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң кайгылары бетәр, куәтләре артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче таифә үзләрен хәсрәткә салды, Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман уйларын күңелләрендә саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу урында, әлбәттә, үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу эшләрне кылды, күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм күңелләрегездәге наданлык занын ачып сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче.
4483155إن الذين تولوا منكم يوم التقى الجمعان إنما استزلهم الشيطان ببعض ما كسبوا ولقد عفا الله عنهم إن الله غفور حليم
Мөселманнар вә мөшрикләр ґәскәре сугышыр өчен бер-берсенә каршы килгән заманда, сезләрдән артларына борылып китүче бер таифә мөселманнарның хата эшләре сәбәпле, шайтан аларны абындырды. Тәүбә истигъфарлары соңында Аллаһ аларны гафу итте. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм миһербанлы.


0 ... 33.8 34.8 35.8 36.8 37.8 38.8 39.8 40.8 41.8 42.8 44.8 45.8 46.8 47.8 48.8 49.8 50.8 51.8 52.8 ... 623

إنتاج هذه المادة أخد: 0.02 ثانية


المغرب.كووم © ٢٠٠٩ - ١٤٣٠ © الحـمـد لله الـذي سـخـر لـنا هـذا :: وقف لله تعالى وصدقة جارية

92852303314272453644255284342815381255