نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4309 | 42 | 37 | والذين يجتنبون كبائر الإثم والفواحش وإذا ما غضبوا هم يغفرون |
| | | Ахирәт нигъмәтләре дәхи шулар өчендер, алар зур гөнаһлардан һәм фәхеш эшләрдән сакланырлар, һәм аларны берәү ачуландырса, гафу итәрләр. |
|
4310 | 42 | 38 | والذين استجابوا لربهم وأقاموا الصلاة وأمرهم شورى بينهم ومما رزقناهم ينفقون |
| | | Вә алар Аллаһның һәр боерыгын кабул итәрләр, вә намазларын вакытында укырлар, вә киңәш лязем җирдә үзара киңәш итәрләр, вә Без биргән малдан мохтаҗларга вә Аллаһ юлына садака бирерләр. |
|
4311 | 42 | 39 | والذين إذا أصابهم البغي هم ينتصرون |
| | | Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар. |
|
4312 | 42 | 40 | وجزاء سيئة سيئة مثلها فمن عفا وأصلح فأجره على الله إنه لا يحب الظالمين |
| | | Явызлык белән золым итүчегә җәза бирелә үзе золым иткән хәтле генә, әгәр мәзълум кеше залимне гафу итсә һәм араларын ислах кылса, бу эшнең әҗере Аллаһ хозурында сакланыр, әмма Аллаһ хаксыз золым итүчеләрне сөймидер. |
|
4313 | 42 | 41 | ولمن انتصر بعد ظلمه فأولئك ما عليهم من سبيل |
| | | Бер мәзълум хаксыз золым итүчедән арттырмыйча үч алса, аңа гөнаһ юк һәм анардан үч алу да юктыр. |
|
4314 | 42 | 42 | إنما السبيل على الذين يظلمون الناس ويبغون في الأرض بغير الحق أولئك لهم عذاب أليم |
| | | Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә шәригатьтә юл бардыр, ул залимнәргә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр. |
|
4315 | 42 | 43 | ولمن صبر وغفر إن ذلك لمن عزم الأمور |
| | | Әмма берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур файдалы эштер. |
|
4316 | 42 | 44 | ومن يضلل الله فما له من ولي من بعده وترى الظالمين لما رأوا العذاب يقولون هل إلى مرد من سبيل |
| | | Аллаһ берәүне явызлыгы өчен хактан адаштырса, шуннан соң аны туры юлга күндерүче булмас Ахирәттә галимнәрне күрсәң, алар ґәзабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән, изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. |
|
4317 | 42 | 45 | وتراهم يعرضون عليها خاشعين من الذل ينظرون من طرف خفي وقال الذين آمنوا إن الخاسرين الذين خسروا أنفسهم وأهليهم يوم القيامة ألا إن الظالمين في عذاب مقيم |
| | | Күрерсең аларны, аларга килгән хурлык вә хакарәт сәбәпле кечерәйгәннәре хәлдә утка салынырлар, алар утка карарлар күзләренең очы илә генә. Ґәзабтан котылучы мөэминнәр әйтерләр: "Хәсрәтле кешеләр әнә шулардыр, бозык эшләр кылып, имансыз динсез булып ахирәттә үзләрен һәм өй әһелләрен ґәзабка салдылар, әгаһ булыгыз, әлбәттә, залимнәр даим ґәзабталардыр. |
|
4318 | 42 | 46 | وما كان لهم من أولياء ينصرونهم من دون الله ومن يضلل الله فما له من سبيل |
| | | Ул көндә аларга ґәзабтан коткаручы ярдәм бирүче дуслар булмас Аллаһудан башка. Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, ул кешегә дөньяда хак дингә керергә, ахирәттә җәннәткә керергә юл булмас. |
|