نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4269 | 41 | 51 | وإذا أنعمنا على الإنسان أعرض ونأى بجانبه وإذا مسه الشر فذو دعاء عريض |
| | | Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә. |
|
4270 | 41 | 52 | قل أرأيتم إن كان من عند الله ثم كفرتم به من أضل ممن هو في شقاق بعيد |
| | | Коръәнгә ышанмаучыларга әйт: "Беләсезме, Коръән Аллаһудан иңдерелгән булып та соңра сез Коръәнгә иман китермәсәгез, миңа хәбәр бирегез, Коръәннән сукыр вә аңардан ерак булган кешедән дә адашучырак вә азгынрак кеше бармы?" |
|
4271 | 41 | 53 | سنريهم آياتنا في الآفاق وفي أنفسهم حتى يتبين لهم أنه الحق أولم يكف بربك أنه على كل شيء شهيد |
| | | Безнең кодрәтебезгә вә берлегебезгә дәлаләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребезне, бөтен галәм төзелешенең хәлләреннән кешеләргә күрсәтербез, вә кешеләрнең яртылашы Аллаһ эше икәнлеген үзләренең төзелешеннән күрсәтербез, хәтта ачыкланганга чаклы Аллаһу тәгаләнең хаклыгы һәм бер генә икәнлеге вә Коръән Аллаһ китабы вә Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле икәнлеге ачыкланганга чаклы. Әйә һәрнәрсәгә шаһит булырга синең Раббың җитмиме? |
|
4272 | 41 | 54 | ألا إنهم في مرية من لقاء ربهم ألا إنه بكل شيء محيط |
| | | Әгаһ булыгыз, күп кешеләр кубарылып Раббылары хозурына барачакларына шикләнмәктәдер, Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ белеме вә кодрәте белән чолгап алучыдыр. |
|
4273 | 42 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم حم |
| | | Ха мим. |
|
4274 | 42 | 2 | عسق |
| | | Гайн син каф – мәгънәләрен Аллаһ үзе белә. |
|
4275 | 42 | 3 | كذلك يوحي إليك وإلى الذين من قبلك الله العزيز الحكيم |
| | | Әмерләрен үтәүдән вә хөкемнәрен йөртүдә өстен вә көчле булган Аллаһ әнә шулай сиңа һәм синнән элекке пәйгамбәрләргә аятьләрен вәхий итәдер. |
|
4276 | 42 | 4 | له ما في السماوات وما في الأرض وهو العلي العظيم |
| | | Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Ул – Аллаһуга хастыр, вә Ул – Аллаһ һәр заттан бөектер, зат вә сыйфатында һәрнәрсәдән олугътыр. |
|
4277 | 42 | 5 | تكاد السماوات يتفطرن من فوقهن والملائكة يسبحون بحمد ربهم ويستغفرون لمن في الأرض ألا إن الله هو الغفور الرحيم |
| | | Аллаһуның олугълыгыннан күкләрнең өске катлаулары ярылырга якын булыр, вә фәрештәләр Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр, вә җирдә булган мөэминнәр өчен Аллаһудан гафу сорыйлар, Әгаһ булыгыз, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә аларга рәхимледер. |
|
4278 | 42 | 6 | والذين اتخذوا من دونه أولياء الله حفيظ عليهم وما أنت عليهم بوكيل |
| | | Аллаһудан башканы Аллаһ урынына тотучылар бар, нәфесне, шайтанны, сынымнарны вә ишан кебиләрне Алла аларның эшләрен белүче, җәзаларын бирер, югыйсә, син аларга вәкил-хуҗа түгелсең. |
|