نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4254 | 41 | 36 | وإما ينزغنك من الشيطان نزغ فاستعذ بالله إنه هو السميع العليم |
| | | Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһуга сыгын, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Бит Ул – Аллаһ ишетүче вә белүчедер. |
|
4255 | 41 | 37 | ومن آياته الليل والنهار والشمس والقمر لا تسجدوا للشمس ولا للقمر واسجدوا لله الذي خلقهن إن كنتم إياه تعبدون |
| | | Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз? |
|
4256 | 41 | 38 | فإن استكبروا فالذين عند ربك يسبحون له بالليل والنهار وهم لا يسأمون |
| | | Әгәр кире кешеләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга тәкәбберләнсәләр, алар өчен кайгырма, Раббың хозурында булган хөрмәтле фәрештәләр вә Аллаһуның рәхмәтенә якын булган мөэминнәр көндезләрен вә кичәләрен Аңа тәсбихләр әйтәләр, алар тәсбих әйтүдән һич тә арымаслар. |
|
4257 | 41 | 39 | ومن آياته أنك ترى الأرض خاشعة فإذا أنزلنا عليها الماء اهتزت وربت إن الذي أحياها لمحيي الموتى إنه على كل شيء قدير |
| | | Әлбәттә күрәсең, корыган үләнсез җиргә күктән су иңдерсәк үлгән җир терелеп яшәрәдер, шул хәлдә үлгән җирне тергезүче Аллаһ, әлбәттә, үлгән кешеләрне тергезәчәктер, Аның һәрнәрсәгә көче җитәдер. |
|
4258 | 41 | 40 | إن الذين يلحدون في آياتنا لا يخفون علينا أفمن يلقى في النار خير أم من يأتي آمنا يوم القيامة اعملوا ما شئتم إنه بما تعملون بصير |
| | | Безнең аятьләребезне ялган дип уйлаучылар хак юлдан чыгарлар, ягъни хак юлны тапмаслар. Алар ничек тә Бездән яшеренә алмаслар. Кыямәт көнендә утка ташланган кешенең хәле яхшы булырмы? Яки кыямәт көнне һәр куркынычтан вә ґәзабтан имин булган кешенең хәле яхшы булырмы? Инде теләгәнегезне кылыгыз, ягъни теләсәгез Коръән күрсәткән юлны ташлап мәңгегә утка керергә хәзерләнегез, яки теләсәгез Коръән күрсәткән хак юл белән барып җәннәткә мәңгегә керергә хәзерләнегез! Ул – Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар, яхшы күрәдер. |
|
4259 | 41 | 41 | إن الذين كفروا بالذكر لما جاءهم وإنه لكتاب عزيز |
| | | Аллаһудан Коръән килгәннән соң Коръәннең хөкемнәрен вә вәгазьләрен инкяр итүчеләр тиешле җәзаны алырлар. Бит ул Коръән бик көчле вә файдалы, мисалы юк бер хак китаптыр. |
|
4260 | 41 | 42 | لا يأتيه الباطل من بين يديه ولا من خلفه تنزيل من حكيم حميد |
| | | Ул Коръәннең алдыннан да вә артыннан да батыл килмәс, ягъни Коръән иңгән елларда да, хәзерге көндә дә Коръән Кәримне вә аның хөкемнәрен, вәгазьләрен юкка чыгара торган көч вә куәт дөньяда табылмады һәм табылмас. Ул Коръән эшендә гадел хәким сүзендә вә фигылендә мактаулы булган Аллаһудан иңдерелмештер. |
|
4261 | 41 | 43 | ما يقال لك إلا ما قد قيل للرسل من قبلك إن ربك لذو مغفرة وذو عقاب أليم |
| | | Ий Мухәммәд г-м, сиңа башка сүз әйтелмидер, мәгәр синнән элекке пәйгамбәрләргә әйтелгән сүзләр генә әйтеләдер, синең Раббың мөэминнәрне ярлыкаучы вә кәферләрдән каты рәнҗеткүче ґәзаб белән үч алу иясе. |
|
4262 | 41 | 44 | ولو جعلناه قرآنا أعجميا لقالوا لولا فصلت آياته أأعجمي وعربي قل هو للذين آمنوا هدى وشفاء والذين لا يؤمنون في آذانهم وقر وهو عليهم عمى أولئك ينادون من مكان بعيد |
| | | Әгәр Без Коръәнне гарәб теленнән башка телдә кылсак иде, әлбәттә әйтерләр иде: "Ни булыр иде бу Коръәннең аятьләре без аңлый торган гарәб телендә бәян ителгән булса, пәйгамбәр үзе гарәб китабы башка телдә, дип, янә инкярләрен арттырыр иделәр. Син әйт: "Ул Коръән иман китергән хак мөэминнәргә ышанычлы туры юлдыр вә күңелдәге мөшриклек, монафикълык вә наданлык чирләренә шифадыр. Әмма Коръәнгә яки аның хөкемнәренә ышанмаучыларның колакларында саңгыраулык бар ки, инде алар ишетмәсләр, вә Коръән аларга сукырлыктыр ки, Коръән күрсәткән хак юлны күрмәсләр, ул кәферләрнең ишетмәүдә вә күрмәүдә мисаллары бик ерактагы кеше кебиләрдер, ул ерактагы кешегә кычкырып сөйләсәң дә ишетмәс, вә ишарә итеп күрсәтсәң күрмәс. |
|
4263 | 41 | 45 | ولقد آتينا موسى الكتاب فاختلف فيه ولولا كلمة سبقت من ربك لقضي بينهم وإنهم لفي شك منه مريب |
| | | Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат бирдек, ул китап турында ихтыйлаф ителде бәгъзеләре ышанды, бәгъзеләре ышанмады. Әгәр Коръәнне ялганга тотучылардан ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкеме араларында ґәзаб белән тәмам булыр иде. Алар, әлбәттә, Коръәннән шикләнәләр вә аның хаклыгыннан авышалар. |
|