نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
422 | 3 | 129 | ولله ما في السماوات وما في الأرض يغفر لمن يشاء ويعذب من يشاء والله غفور رحيم |
| | | Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке. Аллаһ теләгән бәндәсен ярлыкар вә теләгән бәндәсен гөнаһлары өчен ґәзаб кылыр. Ләкин тәүбә вә итагать белән Аллаһуга кайтучыга Ул ярлыкаучы һәм рәхимле. |
|
423 | 3 | 130 | يا أيها الذين آمنوا لا تأكلوا الربا أضعافا مضاعفة واتقوا الله لعلكم تفلحون |
| | | Ий мөэминнәр, риба ашамагыз, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алмагыз, катлап-катлап хәрам ашамагыз! Аллаһуның сүзләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз, шаять ґәзабтан котылып, өстенлек табарсыз. |
|
424 | 3 | 131 | واتقوا النار التي أعدت للكافرين |
| | | Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт кылынырсыз. |
|
425 | 3 | 132 | وأطيعوا الله والرسول لعلكم ترحمون |
| | | Дәхи тәүбә итеп төзәлегез вә изге гамәлләр кылу белән |
|
426 | 3 | 133 | وسارعوا إلى مغفرة من ربكم وجنة عرضها السماوات والأرض أعدت للمتقين |
| | | Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә хәзерләнде. |
|
427 | 3 | 134 | الذين ينفقون في السراء والضراء والكاظمين الغيظ والعافين عن الناس والله يحب المحسنين |
| | | Ул мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, ґәепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер. |
|
428 | 3 | 135 | والذين إذا فعلوا فاحشة أو ظلموا أنفسهم ذكروا الله فاستغفروا لذنوبهم ومن يغفر الذنوب إلا الله ولم يصروا على ما فعلوا وهم يعلمون |
| | | Фәхеш эшләрне эшләүчеләр яки Аллаһ хөкемнәрен бозып үзләренә золым итсәләр, аннары тәүбә итеп, төзәлеп ярлыкауны сорап Аллаһуны күп зәкер итсәләр, аларны Аллаһ ярлыкар. Кем ярлыкар гөнаһларны? Һичкем түгел, мәгәр Аллаһ үзе генә ярлыкаучы. Ул тәүбә итүчеләр әүвәлдә эшләгән гөнаһлы эшләрне инде эшләмәделәр, чөнки алар нәрсәдән тәүбә иткән булсалар, аны эшләргә ярамаганлыкны беләләр. |
|
429 | 3 | 136 | أولئك جزاؤهم مغفرة من ربهم وجنات تجري من تحتها الأنهار خالدين فيها ونعم أجر العاملين |
| | | Бу тәүбә итүчеләрнең җәзасы, Раббылары тарафыннан гафу ителмәк һәм җимеш агачлары астыннан елгалар ага торган җәннәтләр. Изге гамәл кылучыларның җәзасы нинди хуш нигъмәтләрдер. |
|
430 | 3 | 137 | قد خلت من قبلكم سنن فسيروا في الأرض فانظروا كيف كان عاقبة المكذبين |
| | | Дөреслектә сездән алдагы кешеләргә дә Аллаһ ислам динен генә өйрәткән иде. Аллаһуга итагать иткән кешеләр хак диндә вә туры юлда булдылар. Әмма нәфескә яки шайтанга ияргән кешеләр төрле фиркаләргә бүленеп адашу юлында булдылар. Ничек кенә яшәсәләр дә алар дөньядан үтеп киттеләр. Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, ялганчыларның хәле ничек булды? |
|
431 | 3 | 138 | هذا بيان للناس وهدى وموعظة للمتقين |
| | | Бу Коръәннең һәрнәрсәдән хәбәр биреше, кешеләр өчен ачык аңлатма вә туры юлга һидәят һәм тәкъва кешеләргә чын вәгазьдер. |
|