نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4203 | 40 | 70 | الذين كذبوا بالكتاب وبما أرسلنا به رسلنا فسوف يعلمون |
| | | Китабыбыз Коръәнне инкяр итүчеләр рәсүлләребез белән җибәргән дәлилләрне вә могъҗизаларны дә ялганга тоттылар, бу кабахәт эшләренең җәзасын тиздән күрерләр. |
|
4204 | 40 | 71 | إذ الأغلال في أعناقهم والسلاسل يسحبون |
| | | Куллары муеннарына богауланып |
|
4205 | 40 | 72 | في الحميم ثم في النار يسجرون |
| | | аяклары зәнҗирләнеп кайнар суга салынсалар, соңра утта яндырылсалар – ул вакытта Аллаһуга каршы сүз әйтә алмаслар. |
|
4206 | 40 | 73 | ثم قيل لهم أين ما كنتم تشركون |
| | | Соңра аларга әйтелер: "Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыз кайда? |
|
4207 | 40 | 74 | من دون الله قالوا ضلوا عنا بل لم نكن ندعو من قبل شيئا كذلك يضل الله الكافرين |
| | | Аллаһудан башка сынымнарыгызны ярдәмгә чакырыгыз!" Мөшрикләр әйтерләр: "Алар бездән гаиб булдылар безгә күренмиләр, безгә мәгълүм булды ки, сынымнарга гыйбадәт кылуыгыз бушка гына булган икән, алардан бер файда да юклыгын бүген белдек", – дип. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы һәрбер кәферне шулай адаштырадыр. |
|
4208 | 40 | 75 | ذلكم بما كنتم تفرحون في الأرض بغير الحق وبما كنتم تمرحون |
| | | Бу җәза сезгә тиешле булды мөшрик булганыгыз өчен һәм ахирәтне инкяр иткәнегез өчен, бик шатлана идегез вә тәкәбберләнеп мактана идегез, әнә ґәзаб үзегезнекедер. |
|
4209 | 40 | 76 | ادخلوا أبواب جهنم خالدين فيها فبئس مثوى المتكبرين |
| | | Анда – мәңге торучы булып җәһәннәмгә керегез, ул җәһәннәм тәкәбберләр өчен нинди яман урындыр. |
|
4210 | 40 | 77 | فاصبر إن وعد الله حق فإما نرينك بعض الذي نعدهم أو نتوفينك فإلينا يرجعون |
| | | Бит дөньяда Аллаһ дошманнары күп, ислам өчен Аллаһ юлында сабыр кыл, чыдамлы бул, Раббыңның вәгъдәсе хак, сине саклар һәм ярдәм бирер, кәферләргә вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа күрсәтербез исән чагында, яки сине үтергәнебездән соң аларны ґәзаб кылырбыз, соңра җәза алмак өчен безгә кайтырлар. |
|
4211 | 40 | 78 | ولقد أرسلنا رسلا من قبلك منهم من قصصنا عليك ومنهم من لم نقصص عليك وما كان لرسول أن يأتي بآية إلا بإذن الله فإذا جاء أمر الله قضي بالحق وخسر هنالك المبطلون |
| | | Ий Мухәммәд г-м синнән элек Без бик күп пәйгамбәрләр җибәрдек, ул пәйгамбәрләрнең бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян иттек, вә бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян кылмадык. Вә һичбер пәйгамбәргә бер могъҗиза яки бер аять белән килмәк лаек булмады, мәгәр Аллаһу тәгаләнең теләге белән генә килделәр. Әгәр кәферләргә ґәзаб белән Аллаһуның әмере килсә, пәйгамбәрләр белән кәферләр арасында гаделлек белән хөкем тәмам булды, әнә шул вакытта бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар һәлак булырлар, хәсрәттә ґәзабта калырлар. |
|
4212 | 40 | 79 | الله الذي جعل لكم الأنعام لتركبوا منها ومنها تأكلون |
| | | Ул – Аллаһ сезгә дүрт аяклы хайваннар бирде, бәгъзеләренә утырып йөрисез, вә бәгъзеләренең итләрен, сөтләрен ашыйсыз. |
|