نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4191 | 40 | 58 | وما يستوي الأعمى والبصير والذين آمنوا وعملوا الصالحات ولا المسيء قليلا ما تتذكرون |
| | | Сукыр кеше күзле кеше белән бертигез була алмас, һәм дә чын иманлы, күп изге гамәлле хак мөэмин, әлбәттә, имансыз, динсез бозыклыкка чумган явыз кеше белән мәңге бертигез булмас. Әнә шундый гыйбрәтле эшләргә бик салкын карыйсыз һәм хак булган вәгазь белән бик аз гына вәгазьләнәсез, шуның өчен яхшылыкларыгыз бик тә аз, әмма бозык эшләрегез бигрәк тә күптер. |
|
4192 | 40 | 59 | إن الساعة لآتية لا ريب فيها ولكن أكثر الناس لا يؤمنون |
| | | Кыямәт көне, әлбәттә, киләчәк, килүендә һич шик юк, ләкин кешеләрнең, күбрәге ышанмыйлар. |
|
4193 | 40 | 60 | وقال ربكم ادعوني أستجب لكم إن الذين يستكبرون عن عبادتي سيدخلون جهنم داخرين |
| | | Раббыгыз әйтте: "Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен". Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр. |
|
4194 | 40 | 61 | الله الذي جعل لكم الليل لتسكنوا فيه والنهار مبصرا إن الله لذو فضل على الناس ولكن أكثر الناس لا يشكرون |
| | | Аллаһ сезгә тынычланып ял итәргә караңгы кичне халык кылды, вә көндезне кәсеп итәр өчен сезгә якты кылды, Аллаһ кешеләргә юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр бу нигъмәтләргә шөкер итмиләр. |
|
4195 | 40 | 62 | ذلكم الله ربكم خالق كل شيء لا إله إلا هو فأنى تؤفكون |
| | | Шул эшләрне эшләүче Аллаһ һәрнәрсәне халык кылучы сезнең Раббыгыздыр, Аллаһудан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул – Аллаһ үзе генәдер, шул Аллаһуга ышанудан һәм Аңа гыйбадәт кылудан ничек качасыз? |
|
4196 | 40 | 63 | كذلك يؤفك الذين كانوا بآيات الله يجحدون |
| | | Әүвәлге кәферләр Аллаһудан качкан кеби, хәзерге кәферләр дә аятьләрен инкяр итеп Аллаһуга гыйбадәт кылудан качарлар. |
|
4197 | 40 | 64 | الله الذي جعل لكم الأرض قرارا والسماء بناء وصوركم فأحسن صوركم ورزقكم من الطيبات ذلكم الله ربكم فتبارك الله رب العالمين |
| | | Аллаһ сезгә җирне файдаланып тору өчен халык кылды, вә күкне бөек түбә ясады, вә үзегезне күркәм сурәт белән сурәтләде, вә сезне тәмле пакь ризыклар белән ризыкландырды. Ошбу эшләрне эшләүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ бик бөек булды, мактау Аңа хастыр. |
|
4198 | 40 | 65 | هو الحي لا إله إلا هو فادعوه مخلصين له الدين الحمد لله رب العالمين |
| | | Ул – Аллаһ терек вә Аңардан башка Илаһә һич юк, Ислам динен Аллаһ ризалыгы өчен генә тотканыгыз хәлдә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуга барча мактау хастыр. |
|
4199 | 40 | 66 | قل إني نهيت أن أعبد الذين تدعون من دون الله لما جاءني البينات من ربي وأمرت أن أسلم لرب العالمين |
| | | Әйт: "Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган нәрсәләргә гыйбадәт кылудан мин Аллаһ тарафыннан тыелдым, Раббымнан Аллаһуның бер генә икәнлеге хакында ачык дәлилләр килгәч, галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тапшырылырга һәм Аңа итагать итәргә боерылдым. |
|
4200 | 40 | 67 | هو الذي خلقكم من تراب ثم من نطفة ثم من علقة ثم يخرجكم طفلا ثم لتبلغوا أشدكم ثم لتكونوا شيوخا ومنكم من يتوفى من قبل ولتبلغوا أجلا مسمى ولعلكم تعقلون |
| | | Сез гыйбадәт кылырга тиешле булган Ул – Аллаһ. Адәмне туфрактан халык кылды, соңра нәселегезне үрчетер өчен сезне бер тамчы судан, соңра ул суны оешкан каты кан кылды, соңра төзеп бетергәч, бала хәлегездә анагыздан тудырадыр, соңра куәтләнгәнче үстерәдер, аннары кайберләрегезгә озын гомер биреп картлык загыйфьлегенә ирештерәдер, вә сезнең кайберләрегез картлыкка ирешмичә үләдер, Аллаһ сезгә бу эшләрне шулай кылды һәркем билгеләнгән гомерен яшәсен өчен, гаять гакылларыгызны эшләтеп Аллаһуга иманыгызны куәтләрсез. |
|