نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
418 | 3 | 125 | بلى إن تصبروا وتتقوا ويأتوكم من فورهم هذا يمددكم ربكم بخمسة آلاف من الملائكة مسومين |
| | | Бәлки өч мең фәрештә җитәдер, әгәр авырлыкка чыдасагыз һәм сугышта чиктән үтүдән саклансагыз, Раббыгыз сезгә биш мең фәрештә белән ярдәм бирер, ул фәрештәләр ак маңгайлы атларга атланган булырлар, башларында ак чалмадыр. |
|
419 | 3 | 126 | وما جعله الله إلا بشرى لكم ولتطمئن قلوبكم به وما النصر إلا من عند الله العزيز الحكيم |
| | | Бу эшне Аллаһ эшләмәде, мәгәр сезгә шатлык булсын өчен һәм фәрештәләрнең иңүеннән күңелләрегез карарланып куәт тапсын өчен эшләде. Бер нинди заттан ярдәм юк, мәгәр кодрәт вә хикмәт иясе Аллаһудан гынадыр. |
|
420 | 3 | 127 | ليقطع طرفا من الذين كفروا أو يكبتهم فينقلبوا خائبين |
| | | Аллаһ фәрештәләр белән ярдәм кылды, кәферләрдән бер җәмәгатькә җәза бирмәк өчен яки җиңелсеннәр өчен, әгәр җиңелсәләр, хәсрәт белән кайтырлар. "Бәдер сугышында мөшрикләрнең җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсиргә алынды". |
|
421 | 3 | 128 | ليس لك من الأمر شيء أو يتوب عليهم أو يعذبهم فإنهم ظالمون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, һичбер эштә сиңа ихтыяр юктыр. Өход сугышыннан соң сахәбәләр: "Йә расүлүллаһ Аллаһудан сора, кәферләрне һәлак итсен", – диделәр. Ләкин Аллаһ бу эштән тыйды. Бәлки тәүбә итәрләр дә Аллаһ аларны гафу итәр, тәүбә итмәсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылыр чөнки алар залимнәрдер. |
|
422 | 3 | 129 | ولله ما في السماوات وما في الأرض يغفر لمن يشاء ويعذب من يشاء والله غفور رحيم |
| | | Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке. Аллаһ теләгән бәндәсен ярлыкар вә теләгән бәндәсен гөнаһлары өчен ґәзаб кылыр. Ләкин тәүбә вә итагать белән Аллаһуга кайтучыга Ул ярлыкаучы һәм рәхимле. |
|
423 | 3 | 130 | يا أيها الذين آمنوا لا تأكلوا الربا أضعافا مضاعفة واتقوا الله لعلكم تفلحون |
| | | Ий мөэминнәр, риба ашамагыз, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алмагыз, катлап-катлап хәрам ашамагыз! Аллаһуның сүзләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз, шаять ґәзабтан котылып, өстенлек табарсыз. |
|
424 | 3 | 131 | واتقوا النار التي أعدت للكافرين |
| | | Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт кылынырсыз. |
|
425 | 3 | 132 | وأطيعوا الله والرسول لعلكم ترحمون |
| | | Дәхи тәүбә итеп төзәлегез вә изге гамәлләр кылу белән |
|
426 | 3 | 133 | وسارعوا إلى مغفرة من ربكم وجنة عرضها السماوات والأرض أعدت للمتقين |
| | | Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә хәзерләнде. |
|
427 | 3 | 134 | الذين ينفقون في السراء والضراء والكاظمين الغيظ والعافين عن الناس والله يحب المحسنين |
| | | Ул мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, ґәепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер. |
|