نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
412 | 3 | 119 | ها أنتم أولاء تحبونهم ولا يحبونكم وتؤمنون بالكتاب كله وإذا لقوكم قالوا آمنا وإذا خلوا عضوا عليكم الأنامل من الغيظ قل موتوا بغيظكم إن الله عليم بذات الصدور |
| | | Ий мөэминнәр сез кәферләрне, бидеґәтче мөшрикләрне ничек сөясез? Бит алар сезне һич тә сөймиләр. Сез китапларның барчасына да ышанасыз, алар кайберләренә генә ышаналар. Алар сезгә очыраганда "без дә ышандык" диләр, әгәр аулак урынга җыелсалар, сезгә хөседләнеп һәм сезгә зарар итә алмауларына ачуланып, бармакларын тешлиләр. Әйт: "Ачуыгыздан шартлап үлегез", – дип. Аллаһ мөэминнәрнең дә, кәферләрнең дә күңелләрендә булган нәрсәне белә. |
|
413 | 3 | 120 | إن تمسسكم حسنة تسؤهم وإن تصبكم سيئة يفرحوا بها وإن تصبروا وتتقوا لا يضركم كيدهم شيئا إن الله بما يعملون محيط |
| | | Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен каралта, әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык килгәндә чыдап сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап алучыдыр. |
|
414 | 3 | 121 | وإذ غدوت من أهلك تبوئ المؤمنين مقاعد للقتال والله سميع عليم |
| | | Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш урыннарына урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә кәферләрнең эшен белүчедер. |
|
415 | 3 | 122 | إذ همت طائفتان منكم أن تفشلا والله وليهما وعلى الله فليتوكل المؤمنون |
| | | Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы – Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар! |
|
416 | 3 | 123 | ولقد نصركم الله ببدر وأنتم أذلة فاتقوا الله لعلكم تشكرون |
| | | Ий мөэминнәр, дөреслектә Аллаһ сезгә бәдер сугышында ярдәм бирде, сез аз идегез, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз һәм нигъмәтләренә шөкер итегез! |
|
417 | 3 | 124 | إذ تقول للمؤمنين ألن يكفيكم أن يمدكم ربكم بثلاثة آلاف من الملائكة منزلين |
| | | Мухәммәд г-м мөэминнәргә әйтте: "Раббыгыздан сезгә ярдәм өчен өч мең фәрештәнең иңдерелүе җитмиме?" |
|
418 | 3 | 125 | بلى إن تصبروا وتتقوا ويأتوكم من فورهم هذا يمددكم ربكم بخمسة آلاف من الملائكة مسومين |
| | | Бәлки өч мең фәрештә җитәдер, әгәр авырлыкка чыдасагыз һәм сугышта чиктән үтүдән саклансагыз, Раббыгыз сезгә биш мең фәрештә белән ярдәм бирер, ул фәрештәләр ак маңгайлы атларга атланган булырлар, башларында ак чалмадыр. |
|
419 | 3 | 126 | وما جعله الله إلا بشرى لكم ولتطمئن قلوبكم به وما النصر إلا من عند الله العزيز الحكيم |
| | | Бу эшне Аллаһ эшләмәде, мәгәр сезгә шатлык булсын өчен һәм фәрештәләрнең иңүеннән күңелләрегез карарланып куәт тапсын өчен эшләде. Бер нинди заттан ярдәм юк, мәгәр кодрәт вә хикмәт иясе Аллаһудан гынадыр. |
|
420 | 3 | 127 | ليقطع طرفا من الذين كفروا أو يكبتهم فينقلبوا خائبين |
| | | Аллаһ фәрештәләр белән ярдәм кылды, кәферләрдән бер җәмәгатькә җәза бирмәк өчен яки җиңелсеннәр өчен, әгәр җиңелсәләр, хәсрәт белән кайтырлар. "Бәдер сугышында мөшрикләрнең җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсиргә алынды". |
|
421 | 3 | 128 | ليس لك من الأمر شيء أو يتوب عليهم أو يعذبهم فإنهم ظالمون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, һичбер эштә сиңа ихтыяр юктыр. Өход сугышыннан соң сахәбәләр: "Йә расүлүллаһ Аллаһудан сора, кәферләрне һәлак итсен", – диделәр. Ләкин Аллаһ бу эштән тыйды. Бәлки тәүбә итәрләр дә Аллаһ аларны гафу итәр, тәүбә итмәсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылыр чөнки алар залимнәрдер. |
|