نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4061 | 39 | 3 | ألا لله الدين الخالص والذين اتخذوا من دونه أولياء ما نعبدهم إلا ليقربونا إلى الله زلفى إن الله يحكم بينهم في ما هم فيه يختلفون إن الله لا يهدي من هو كاذب كفار |
| | | Әгаһ булыгыз! Ширектән вә риядан пакь булган дин – Аллаһуга хастыр. Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләр, без аларга гыйбадәт кылмыйбыз, мәгәр безне Аллаһуга якын кылсыннар өчен генә аларга гыйбадәт кылабыз. Аллаһ кыямәт көнендә мөэминнәр илә мөшрикләр арасын дин эшләрендә ихътилаф иткәннәре өчен хөкем итәр. Дөреслектә Аллаһ Исламга көферлек итүчене вә ялганчыны туры юлга күндермәс. |
|
4062 | 39 | 4 | لو أراد الله أن يتخذ ولدا لاصطفى مما يخلق ما يشاء سبحانه هو الله الواحد القهار |
| | | Әгәр Аллаһ бала тотарга теләсә иде, Үзе халык иткән мәхлуклардан теләгәнен ихтыяр итәр иде. Ләкин Аллаһ бала тотмактан пакь булды. Ул – Аллаһ ялгыздыр, көч ияседер. |
|
4063 | 39 | 5 | خلق السماوات والأرض بالحق يكور الليل على النهار ويكور النهار على الليل وسخر الشمس والقمر كل يجري لأجل مسمى ألا هو العزيز الغفار |
| | | Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән яратты, вә Ул кичне-төнне көндезгә кертеп көнне озынайтты, вә көндезне төнгә кертеп төнне озынайтты, вә кояш-айдан кешеләрне файдаландырды, кояш, ай һәм башкалары билгеле көнгә чаклы үз урыннарында йөрүчеләрдер. Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ дошманнарыннан үч алуда көчле вә дусларын ярлыкаучыдыр. |
|
4064 | 39 | 6 | خلقكم من نفس واحدة ثم جعل منها زوجها وأنزل لكم من الأنعام ثمانية أزواج يخلقكم في بطون أمهاتكم خلقا من بعد خلق في ظلمات ثلاث ذلكم الله ربكم له الملك لا إله إلا هو فأنى تصرفون |
| | | Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча кемгә гыйбадәт кылырсыз? |
|
4065 | 39 | 7 | إن تكفروا فإن الله غني عنكم ولا يرضى لعباده الكفر وإن تشكروا يرضه لكم ولا تزر وازرة وزر أخرى ثم إلى ربكم مرجعكم فينبئكم بما كنتم تعملون إنه عليم بذات الصدور |
| | | Әгәр Аллаһуга иман китерүне вә Аңа гыйбадәт кылуны инкяр итсәгез, бит Аллаһ байдыр, сезнең иманыгызга һәм гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгелдер, ләкин бәндәләренең кәфер, мөшрик һәм монафикъ булуларына риза булмас, әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, ул эшегездән риза булыр. Ахирәттә һичкем башка кешенең гөнаһы өчен ґәзаб кылынмас, соңра кайтуларыгыз Раббыгыз хозурынадыр, шул вакытта кылган эшләрегез белән үзегезгә хәбәр бирер, шиксез Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендәге нәрсәләрне белүчедер. |
|
4066 | 39 | 8 | وإذا مس الإنسان ضر دعا ربه منيبا إليه ثم إذا خوله نعمة منه نسي ما كان يدعو إليه من قبل وجعل لله أندادا ليضل عن سبيله قل تمتع بكفرك قليلا إنك من أصحاب النار |
| | | Әгәр Аллаһсыз кешегә бәла-каза ирешсә, батыл эшләрдән бизеп Аллаһуга кайтканы хәлдә Раббысына ялварыр, соңра Аллаһ ул бәла-казаларны алып алар урынына нигъмәтләр бирсә, Аллаһуга ялварганын онытып, янә азгынлыкка китәдер, кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен Аллаһның шәрике-тиңдәше бар, дип, вәсвәсә кыладыр. Син андый кешегә әйт: "Ислам диненә көферлек кылганың өчен дөньяда аз гына файдалан, әлбәттә, син ут әһеленнәнсең". |
|
4067 | 39 | 9 | أمن هو قانت آناء الليل ساجدا وقائما يحذر الآخرة ويرجو رحمة ربه قل هل يستوي الذين يعلمون والذين لا يعلمون إنما يتذكر أولو الألباب |
| | | Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаһуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт ґәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: "Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр." |
|
4068 | 39 | 10 | قل يا عباد الذين آمنوا اتقوا ربكم للذين أحسنوا في هذه الدنيا حسنة وأرض الله واسعة إنما يوفى الصابرون أجرهم بغير حساب |
| | | Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий иман китергән Аллаһуның бәндәләре, Раббыгызның ґәзабыннан сакланыгыз! Дөньяда вакытта Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә, ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр. Аллаһу тәгаләнең җире киндер, торган җаегызда дингә тарлык булса, иркен җайларның теләгән җаена күчегез! Җиһад вә һиҗрәт мәшәкатьләренә сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер. |
|
4069 | 39 | 11 | قل إني أمرت أن أعبد الله مخلصا له الدين |
| | | Әйт: "Мин динне Аллаһ ризалыгы өчен генә тотып, Аңа гына ихлас гыйбадәт кылырга боерылдым". |
|
4070 | 39 | 12 | وأمرت لأن أكون أول المسلمين |
| | | Дәхи мин мөселманнарның әүвәлгесе булырга Аллаһудан боерылдым. |
|