نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4045 | 38 | 75 | قال يا إبليس ما منعك أن تسجد لما خلقت بيدي أستكبرت أم كنت من العالين |
| | | Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы?" |
|
4046 | 38 | 76 | قال أنا خير منه خلقتني من نار وخلقته من طين |
| | | Иблис әйтте: "Мин Адәмнән хәерлерәкмен, чөнки мине уттан яраттың, Адәмне исә балчыктан яраттың". |
|
4047 | 38 | 77 | قال فاخرج منها فإنك رجيم |
| | | Аллаһ әйтте: "Алай булса җәннәттән чык, тәхкыйк син рәхмәтеңнән сөрелмешсең. |
|
4048 | 38 | 78 | وإن عليك لعنتي إلى يوم الدين |
| | | Әлбәттә, кыямәт көненә чаклы Минем сиңа ләгънәтемдер". |
|
4049 | 38 | 79 | قال رب فأنظرني إلى يوم يبعثون |
| | | Иблис әйтте: "Ий Раббым, кешеләрнең кубарылачак көннәренә чаклы мине дөньяда калдыр, үтермә". |
|
4050 | 38 | 80 | قال فإنك من المنظرين |
| | | Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, син дөньяда калучысың. |
|
4051 | 38 | 81 | إلى يوم الوقت المعلوم |
| | | Аллаһ хозурында мәгълүм булган көнгә чаклы, ягъни дөнья беткәнче". |
|
4052 | 38 | 82 | قال فبعزتك لأغوينهم أجمعين |
| | | Иблис әйтте: "Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын. |
|
4053 | 38 | 83 | إلا عبادك منهم المخلصين |
| | | Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс". |
|
4054 | 38 | 84 | قال فالحق والحق أقول |
| | | Аллаһ әйтте: "Хакны хак, дип әйтермен. |
|