نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4032 | 38 | 62 | وقالوا ما لنا لا نرى رجالا كنا نعدهم من الأشرار |
| | | Мөшрикләр әйтерләр: "Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә утта күрмибез. |
|
4033 | 38 | 63 | أتخذناهم سخريا أم زاغت عنهم الأبصار |
| | | Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?" |
|
4034 | 38 | 64 | إن ذلك لحق تخاصم أهل النار |
| | | Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр. |
|
4035 | 38 | 65 | قل إنما أنا منذر وما من إله إلا الله الواحد القهار |
| | | Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Мин фәкать Аллаһ ґәзабы илә куркытучымын. Әлбәттә, Аллаһудан башка Илаһә юк, Ул – Аллаһ ялгыз, Үзе генәдер, вә барча мәхлукны җиңүчедер. |
|
4036 | 38 | 66 | رب السماوات والأرض وما بينهما العزيز الغفار |
| | | Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер. |
|
4037 | 38 | 67 | قل هو نبأ عظيم |
| | | Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер. |
|
4038 | 38 | 68 | أنتم عنه معرضون |
| | | Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз." |
|
4039 | 38 | 69 | ما كان لي من علم بالملإ الأعلى إذ يختصمون |
| | | Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий аркылы гына белдем. |
|
4040 | 38 | 70 | إن يوحى إلي إلا أنما أنا نذير مبين |
| | | Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде. |
|
4041 | 38 | 71 | إذ قال ربك للملائكة إني خالق بشرا من طين |
| | | Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын". |
|