نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4029 | 38 | 59 | هذا فوج مقتحم معكم لا مرحبا بهم إنهم صالو النار |
| | | Җәһәннәм сакчылары мөшрикләрнең олугъларына әйтерләр, аларның иярченнәренә ишарәт итеп: "Ошбу иярченнәрегез сезнең белән бергә утка керерләр, чөнки дөньяда сезгә ияргән иделәр", – дип. Олугълары әйтерләр: "Аларга мәрхәмәт булмасын, әлбәттә, тиешле булган өчен утка керәләр", – дип. |
|
4030 | 38 | 60 | قالوا بل أنتم لا مرحبا بكم أنتم قدمتموه لنا فبئس القرار |
| | | Иярүчеләр әйтерләр: "Бәлки сезгә мәрхәмәт булмасын, сез мөшриклектә бездән элек булдыгыз һәм безне үзегезгә иярттегез, ул ут сезгә дә, безгә дә ни яман карарланачак урындыр". |
|
4031 | 38 | 61 | قالوا ربنا من قدم لنا هذا فزده عذابا ضعفا في النار |
| | | Дәхи иярүчеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, мөшриклектә бездән алда булып безне дә аздыручыларга утта ґәзабны ике өлеш арттыр". |
|
4032 | 38 | 62 | وقالوا ما لنا لا نرى رجالا كنا نعدهم من الأشرار |
| | | Мөшрикләр әйтерләр: "Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә утта күрмибез. |
|
4033 | 38 | 63 | أتخذناهم سخريا أم زاغت عنهم الأبصار |
| | | Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?" |
|
4034 | 38 | 64 | إن ذلك لحق تخاصم أهل النار |
| | | Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр. |
|
4035 | 38 | 65 | قل إنما أنا منذر وما من إله إلا الله الواحد القهار |
| | | Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Мин фәкать Аллаһ ґәзабы илә куркытучымын. Әлбәттә, Аллаһудан башка Илаһә юк, Ул – Аллаһ ялгыз, Үзе генәдер, вә барча мәхлукны җиңүчедер. |
|
4036 | 38 | 66 | رب السماوات والأرض وما بينهما العزيز الغفار |
| | | Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер. |
|
4037 | 38 | 67 | قل هو نبأ عظيم |
| | | Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер. |
|
4038 | 38 | 68 | أنتم عنه معرضون |
| | | Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз." |
|