نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3975 | 38 | 5 | أجعل الآلهة إلها واحدا إن هذا لشيء عجاب |
| | | Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме? Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер." |
|
3976 | 38 | 6 | وانطلق الملأ منهم أن امشوا واصبروا على آلهتكم إن هذا لشيء يراد |
| | | Бер көн кураеш олугълары Әбү Талипка килеп, кардәшеңнең угълы Мухәммәд белән безнең арабызны аер, ул безнең Илаһәләребезне юкка чыгарадыр, диделәр. Әбү Талип Мухәммәдне чакырып, син аларның Илаһәләренә тимә, алар сиңа тимәсләр, диде. Мухәммәд г-м: "Әгәр иман китереп Аллаһ бер генә дип әйтсәләр тимәмен", – диде. Соңра мөшрикләр Әбү Талип яныннан чыгып әйттеләр: "Барыгыз, үзегезнең Илаһәләрегезнең гыйбадәтенә сабыр итегез, Мухәммәднең Аллаһуны берләгез дигән сүзе безгә бер бәладер, аннан котылмак юктыр". |
|
3977 | 38 | 7 | ما سمعنا بهذا في الملة الآخرة إن هذا إلا اختلاق |
| | | Без Мухәммәд әйткән сүзләрне иң ахыргы өммәт булган Гыйса өммәтендә дә ишетмәдек, Аллаһ ялгыз, бер генә дигән сүзе ялгандыр. |
|
3978 | 38 | 8 | أأنزل عليه الذكر من بيننا بل هم في شك من ذكري بل لما يذوقوا عذاب |
| | | Безнең арабызда фәкыйрь вә ятим булган Мухәммәдкә Коръән иңәме соң? Ихтималы да юк диделәр. Аллаһ әйтте: "Бәлки алар Минем Коръәнем хакында шиктәләрдер, чөнки алар Мухәммәднең пәйгамбәрлегенә ышанмыйлар. Бәлки алар минем ґәзабымны татыганнары юк әле. |
|
3979 | 38 | 9 | أم عندهم خزائن رحمة ربك العزيز الوهاب |
| | | Яки Раббыңның рәхмәт хәзинәләре аларның кулындамы? Пәйгамбәрлекне вә байлыкны үзләре теләгән кешегә бирер иделәр, бәлки Ул – Аллаһ газиздер, һичкем Аны җиңә алмас, вә бирүчедер, үзе теләгән бәндәсенә бирер. |
|
3980 | 38 | 10 | أم لهم ملك السماوات والأرض وما بينهما فليرتقوا في الأسباب |
| | | Яки җир, күкләргә һәм араларында булган нәрсәләргә патшалык алар кулындамы? Төрле сәбәпләр белән күккә менсәләр дә, җиргә вә күкләргә хуҗа булсыннар! |
|
3981 | 38 | 11 | جند ما هنالك مهزوم من الأحزاب |
| | | Аллаһуга вә пәйгамбәргә каршы сөйләүчеләр, Исламга каршы сугышучы таифәдән бер хурлыкка төшкән түбән кавемдер. |
|
3982 | 38 | 12 | كذبت قبلهم قوم نوح وعاد وفرعون ذو الأوتاد |
| | | Болардан элек Нух вә Гад кавеме үзләренең пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, Фиргаун үзенә охшамаган кешеләрне тактага кадаклар белән кадаклап үтерер иде. |
|
3983 | 38 | 13 | وثمود وقوم لوط وأصحاب الأيكة أولئك الأحزاب |
| | | Сәмуд, Лут вә Әйкә кавеме пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, алар пәйгамбәрләре белән сугышучы кәфер гаскәре иделәр. |
|
3984 | 38 | 14 | إن كل إلا كذب الرسل فحق عقاب |
| | | Ул кавемнәрнең һәр барчалары да пәйгамбәрләрен ялганга тотканнары өчен, дөньяда ук ґәзабыбыз аларга лязем булды. |
|