نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3967 | 37 | 179 | وأبصر فسوف يبصرون |
| | | Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр! |
|
3968 | 37 | 180 | سبحان ربك رب العزة عما يصفون |
| | | Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер. |
|
3969 | 37 | 181 | وسلام على المرسلين |
| | | Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын! |
|
3970 | 37 | 182 | والحمد لله رب العالمين |
| | | Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын! |
|
3971 | 38 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم ص والقرآن ذي الذكر |
| | | Сад. Зекер, вәгазь, хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен. |
|
3972 | 38 | 2 | بل الذين كفروا في عزة وشقاق |
| | | Бәлки кәферләр хаклыктан каты тәкәбберләнмәктәләр һәм Аллаһуга вә рәсүленә каты каршылык кылмакталар. |
|
3973 | 38 | 3 | كم أهلكنا من قبلهم من قرن فنادوا ولات حين مناص |
| | | Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар, ялвардылар, аларга ошбу вакыт котылмак, качмак вакыты түгелдер диелде. |
|
3974 | 38 | 4 | وعجبوا أن جاءهم منذر منهم وقال الكافرون هذا ساحر كذاب |
| | | Кәферләр үзләренең арасына Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килүгә ґәҗәбләнделәр һәр кәферләр әйттеләр: "Ошбу мин пәйгамбәр дигән Мухәммәд г-м бик ялганчы вә сихерче бер кешедер. |
|
3975 | 38 | 5 | أجعل الآلهة إلها واحدا إن هذا لشيء عجاب |
| | | Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме? Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер." |
|
3976 | 38 | 6 | وانطلق الملأ منهم أن امشوا واصبروا على آلهتكم إن هذا لشيء يراد |
| | | Бер көн кураеш олугълары Әбү Талипка килеп, кардәшеңнең угълы Мухәммәд белән безнең арабызны аер, ул безнең Илаһәләребезне юкка чыгарадыр, диделәр. Әбү Талип Мухәммәдне чакырып, син аларның Илаһәләренә тимә, алар сиңа тимәсләр, диде. Мухәммәд г-м: "Әгәр иман китереп Аллаһ бер генә дип әйтсәләр тимәмен", – диде. Соңра мөшрикләр Әбү Талип яныннан чыгып әйттеләр: "Барыгыз, үзегезнең Илаһәләрегезнең гыйбадәтенә сабыр итегез, Мухәммәднең Аллаһуны берләгез дигән сүзе безгә бер бәладер, аннан котылмак юктыр". |
|