نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3954 | 37 | 166 | وإنا لنحن المسبحون |
| | | Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез. |
|
3955 | 37 | 167 | وإن كانوا ليقولون |
| | | Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә: |
|
3956 | 37 | 168 | لو أن عندنا ذكرا من الأولين |
| | | "Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса, |
|
3957 | 37 | 169 | لكنا عباد الله المخلصين |
| | | Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип. |
|
3958 | 37 | 170 | فكفروا به فسوف يعلمون |
| | | Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр. |
|
3959 | 37 | 171 | ولقد سبقت كلمتنا لعبادنا المرسلين |
| | | Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте. |
|
3960 | 37 | 172 | إنهم لهم المنصورون |
| | | Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар. |
|
3961 | 37 | 173 | وإن جندنا لهم الغالبون |
| | | Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр. |
|
3962 | 37 | 174 | فتول عنهم حتى حين |
| | | Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел! |
|
3963 | 37 | 175 | وأبصرهم فسوف يبصرون |
| | | Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген. |
|