نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3946 | 37 | 158 | وجعلوا بينه وبين الجنة نسبا ولقد علمت الجنة إنهم لمحضرون |
| | | Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын. |
|
3947 | 37 | 159 | سبحان الله عما يصفون |
| | | Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер. |
|
3948 | 37 | 160 | إلا عباد الله المخلصين |
| | | Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр. |
|
3949 | 37 | 161 | فإنكم وما تعبدون |
| | | "Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, |
|
3950 | 37 | 162 | ما أنتم عليه بفاتنين |
| | | сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз, |
|
3951 | 37 | 163 | إلا من هو صال الجحيم |
| | | мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз". |
|
3952 | 37 | 164 | وما منا إلا له مقام معلوم |
| | | Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр. |
|
3953 | 37 | 165 | وإنا لنحن الصافون |
| | | Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз. |
|
3954 | 37 | 166 | وإنا لنحن المسبحون |
| | | Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез. |
|
3955 | 37 | 167 | وإن كانوا ليقولون |
| | | Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә: |
|