نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3908 | 37 | 120 | سلام على موسى وهارون |
| | | Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер. |
|
3909 | 37 | 121 | إنا كذلك نجزي المحسنين |
| | | Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез. |
|
3910 | 37 | 122 | إنهما من عبادنا المؤمنين |
| | | Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр. |
|
3911 | 37 | 123 | وإن إلياس لمن المرسلين |
| | | Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер. |
|
3912 | 37 | 124 | إذ قال لقومه ألا تتقون |
| | | Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде. |
|
3913 | 37 | 125 | أتدعون بعلا وتذرون أحسن الخالقين |
| | | Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы? |
|
3914 | 37 | 126 | الله ربكم ورب آبائكم الأولين |
| | | Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр. |
|
3915 | 37 | 127 | فكذبوه فإنهم لمحضرون |
| | | Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар. |
|
3916 | 37 | 128 | إلا عباد الله المخلصين |
| | | Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр. |
|
3917 | 37 | 129 | وتركنا عليه في الآخرين |
| | | Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык. |
|