نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3846 | 37 | 58 | أفما نحن بميتين |
| | | Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме? |
|
3847 | 37 | 59 | إلا موتتنا الأولى وما نحن بمعذبين |
| | | Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме? |
|
3848 | 37 | 60 | إن هذا لهو الفوز العظيم |
| | | Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер." |
|
3849 | 37 | 61 | لمثل هذا فليعمل العاملون |
| | | Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар! |
|
3850 | 37 | 62 | أذلك خير نزلا أم شجرة الزقوم |
| | | Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы? |
|
3851 | 37 | 63 | إنا جعلناها فتنة للظالمين |
| | | Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар. |
|
3852 | 37 | 64 | إنها شجرة تخرج في أصل الجحيم |
| | | Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. |
|
3853 | 37 | 65 | طلعها كأنه رءوس الشياطين |
| | | Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр. |
|
3854 | 37 | 66 | فإنهم لآكلون منها فمالئون منها البطون |
| | | Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар. |
|
3855 | 37 | 67 | ثم إن لهم عليها لشوبا من حميم |
| | | Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер. |
|