نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3840 | 37 | 52 | يقول أإنك لمن المصدقين |
| | | Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы? |
|
3841 | 37 | 53 | أإذا متنا وكنا ترابا وعظاما أإنا لمدينون |
| | | Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип." |
|
3842 | 37 | 54 | قال هل أنتم مطلعون |
| | | Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме? |
|
3843 | 37 | 55 | فاطلع فرآه في سواء الجحيم |
| | | Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер. |
|
3844 | 37 | 56 | قال تالله إن كدت لتردين |
| | | Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың. |
|
3845 | 37 | 57 | ولولا نعمة ربي لكنت من المحضرين |
| | | Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем". |
|
3846 | 37 | 58 | أفما نحن بميتين |
| | | Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме? |
|
3847 | 37 | 59 | إلا موتتنا الأولى وما نحن بمعذبين |
| | | Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме? |
|
3848 | 37 | 60 | إن هذا لهو الفوز العظيم |
| | | Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер." |
|
3849 | 37 | 61 | لمثل هذا فليعمل العاملون |
| | | Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар! |
|