نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3782 | 36 | 77 | أولم ير الإنسان أنا خلقناه من نطفة فإذا هو خصيم مبين |
| | | Әйә кеше белмиме, Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул загыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкяр итәме? |
|
3783 | 36 | 78 | وضرب لنا مثلا ونسي خلقه قال من يحيي العظام وهي رميم |
| | | Үзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип. |
|
3784 | 36 | 79 | قل يحييها الذي أنشأها أول مرة وهو بكل خلق عليم |
| | | Син аларга әйт: "Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче. |
|
3785 | 36 | 80 | الذي جعل لكم من الشجر الأخضر نارا فإذا أنتم منه توقدون |
| | | Ул – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер. |
|
3786 | 36 | 81 | أوليس الذي خلق السماوات والأرض بقادر على أن يخلق مثلهم بلى وهو الخلاق العليم |
| | | Җир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер. |
|
3787 | 36 | 82 | إنما أمره إذا أراد شيئا أن يقول له كن فيكون |
| | | Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр. |
|
3788 | 36 | 83 | فسبحان الذي بيده ملكوت كل شيء وإليه ترجعون |
| | | Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, вә Аңа кайтарылырсыз. |
|
3789 | 37 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والصافات صفا |
| | | Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән |
|
3790 | 37 | 2 | فالزاجرات زجرا |
| | | вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән |
|
3791 | 37 | 3 | فالتاليات ذكرا |
| | | вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен. |
|