نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3768 | 36 | 63 | هذه جهنم التي كنتم توعدون |
| | | Менә бу алдыгыздагы нәрсә, егәр иман китермәсәгез һәм Аллаһуга итагать итмәсәгез сезгә шул булыр дип вәгъдә ителгән җәһәннәмдер. |
|
3769 | 36 | 64 | اصلوها اليوم بما كنتم تكفرون |
| | | Дөньяда имансыз, динсез булганыгыз өчен, бүген шул җәһәннәмгә кереп аның каты ґәзабын татыгыз! |
|
3770 | 36 | 65 | اليوم نختم على أفواههم وتكلمنا أيديهم وتشهد أرجلهم بما كانوا يكسبون |
| | | Мәхшәр көнендә кәферләрнең вә монафикъларның авызларына мөһер басарбыз вә эшлеген эшләрен кулларыннан сөйләтербез вә аякларын шаһит итәрбез. |
|
3771 | 36 | 66 | ولو نشاء لطمسنا على أعينهم فاستبقوا الصراط فأنى يبصرون |
| | | Әгәр теләсәк, аларның күзләрен томалап сукыр кылыр идек, гадәтләре буенча ашыгып юлга чыгарлар, ләкин сукыр булулары сәбәпле юлны һич күрмәсләр. |
|
3772 | 36 | 67 | ولو نشاء لمسخناهم على مكانتهم فما استطاعوا مضيا ولا يرجعون |
| | | Әгер теләсәк торган яки йөргән урыннарында аларның сурәтләрен алыштырыр идек, кайтырга да вә китәргә дә кадир булмаслар иде. |
|
3773 | 36 | 68 | ومن نعمره ننكسه في الخلق أفلا يعقلون |
| | | Әгәр берәүгә озын гомер бирсәк, алын, әгъзаларына зәгыйфьлек бирәбез. Шуны уйлап карамыйлармы? |
|
3774 | 36 | 69 | وما علمناه الشعر وما ينبغي له إن هو إلا ذكر وقرآن مبين |
| | | Без Мухәммәд г-мгә шигырь өйрәтмәдек һәм аңа шагыйрь булу дөрес тә түгел, мәгәр Безнең аңа өйрәткәнебез вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръәндер. |
|
3775 | 36 | 70 | لينذر من كان حيا ويحق القول على الكافرين |
| | | Ул Коръән тере кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен һәм аның белән гамәл кылмаучы кәферләргә җәһәннәм ґәзабын лязем итәр өчен иңдерелде. |
|
3776 | 36 | 71 | أولم يروا أنا خلقنا لهم مما عملت أيدينا أنعاما فهم لها مالكون |
| | | Ул кәферләр белмиләрме тәхкыйк Без аларга үз кодрәтебез белән дүрт аяклы хайваннар халык кылдык, алар бу хайваннарга хуҗа булдылар. |
|
3777 | 36 | 72 | وذللناها لهم فمنها ركوبهم ومنها يأكلون |
| | | Вә ул хайваннардан файдаланырга ирекле кылдык, ул хайваннардан әйберләрен төяп үзләре дә утырып хезмәт өчен файдалана торганнары да бар һәм ул хайваннарның итләрен дә ашыйлар. |
|