نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3743 | 36 | 38 | والشمس تجري لمستقر لها ذلك تقدير العزيز العليم |
| | | Кояш Аллаһ билгеләгән вакытка чаклы үзенең юлында йөреп торадыр, кояшның шулай йөреше һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһ әмере иләдер. |
|
3744 | 36 | 39 | والقمر قدرناه منازل حتى عاد كالعرجون القديم |
| | | Вә айның йөрешенә урыннар билгеләдек, хәтта ай беткәндә яки туганда күренештә нечкә булып хөрмә агачының кәкре нечкә ботагына охшап кала. |
|
3745 | 36 | 40 | لا الشمس ينبغي لها أن تدرك القمر ولا الليل سابق النهار وكل في فلك يسبحون |
| | | Кояшның айга ирешмәклеге һәм кичнең көндездән элек килеше дөрес түгел, ягъни бу эш булмас, кояш белән ай һәм башкалары һәммәсе һава бушлыгында йөзеп йөриләр. |
|
3746 | 36 | 41 | وآية لهم أنا حملنا ذريتهم في الفلك المشحون |
| | | Янә Без адәм балаларын һәм аларның төрле әйберләрен диңгезләрдә йөри торган корабларга йөкләдек, ягъни шулай тәкъдир кылдык. |
|
3747 | 36 | 42 | وخلقنا لهم من مثله ما يركبون |
| | | Янә Без кешеләр утырып йөрсеннәр өчен корабка охшаган нәрсәләрне суда, һавада һәм корыда йөри торган күп нәрсәләр халык кылдык, ягъни тәкъдир кылдык. |
|
3748 | 36 | 43 | وإن نشأ نغرقهم فلا صريخ لهم ولا هم ينقذون |
| | | Әгәр Без кешеләрне суга батытырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәмче табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар. |
|
3749 | 36 | 44 | إلا رحمة منا ومتاعا إلى حين |
| | | Мәгәр Аллаһудан рәхмәт йөзеннән суга батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләр беткәнче яшәсеннәр өчен. |
|
3750 | 36 | 45 | وإذا قيل لهم اتقوا ما بين أيديكم وما خلفكم لعلكم ترحمون |
| | | Әгәр аларга: "Үзегездән әүвәлге кешеләргә килгән ґәзабтан һәм ахирәт ґәзабыннан куркыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез", – дип әйтелсә алар бу сүзләрдән баш тарталар. |
|
3751 | 36 | 46 | وما تأتيهم من آية من آيات ربهم إلا كانوا عنها معرضين |
| | | Аларга Раббиларының аятьләреннән бер аять килсә, һич илтифат итмичә, ул аятьләрдән йөз дүндерәләр. |
|
3752 | 36 | 47 | وإذا قيل لهم أنفقوا مما رزقكم الله قال الذين كفروا للذين آمنوا أنطعم من لو يشاء الله أطعمه إن أنتم إلا في ضلال مبين |
| | | Әгәр мөшрикләргә: "Аллаһ биргән малдан фәкыйрьләргә садака бирегез", – диелсә, алар мөэминнәргә әйтәләр: "Аллаһ ризыкландырырга теләмәгән кешеләрне без ризыкландырыйкмы, аларны ризыкландыру тиеш булса, Аллаһ ризыкландырыр иде, Аллаһ теләмәгән эшкә безне өндисез, бу хакта сез ачык адашмакталарсыз". |
|