نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3696 | 35 | 36 | والذين كفروا لهم نار جهنم لا يقضى عليهم فيموتوا ولا يخفف عنهم من عذابها كذلك نجزي كل كفور |
| | | Коръән юлыннан бармыйча кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр ґәзабтан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм ґәзабы аз гына да җиңеләйтелмәс. Нәкъ шулай ґәзаб кылачакбыз һәрбер ямансызны. |
|
3697 | 35 | 37 | وهم يصطرخون فيها ربنا أخرجنا نعمل صالحا غير الذي كنا نعمل أولم نعمركم ما يتذكر فيه من تذكر وجاءكم النذير فذوقوا فما للظالمين من نصير |
| | | Алар ґәзабның катылыгыннан кычкырышырлар, ий Раббыбыз безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһ әйтер: "Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгәзьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде ґәзабның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ардәмче юк." |
|
3698 | 35 | 38 | إن الله عالم غيب السماوات والأرض إنه عليم بذات الصدور |
| | | Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче, вә Ул кешеләрнең күкрәкләре эчеңдәге нәрсәләрне шиксез белүчедер. |
|
3699 | 35 | 39 | هو الذي جعلكم خلائف في الأرض فمن كفر فعليه كفره ولا يزيد الكافرين كفرهم عند ربهم إلا مقتا ولا يزيد الكافرين كفرهم إلا خسارا |
| | | Ул – Аллаһ сезне җир өстенә вакытлыча хуҗа кылды. Һәм берәү имансыз, динсез булса, әлбәттә, зарары үзенәдер, имансызларның имансызлыклары Раббылары хозурында каты ачуны гына арттырыр, дәхи аларның имансызлыклары хәсрәтләрен генә арттырыр. |
|
3700 | 35 | 40 | قل أرأيتم شركاءكم الذين تدعون من دون الله أروني ماذا خلقوا من الأرض أم لهم شرك في السماوات أم آتيناهم كتابا فهم على بينت منه بل إن يعد الظالمون بعضهم بعضا إلا غرورا |
| | | Мөшрикләргә әйт: "Күрәсезме, Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымнарыгыз җир өстендә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез!" Яки аларның күкләрне халык кылуда Аллаһ белән бертигез Илаһәлары бармы, яки Без аларга Аллаһуның шәриге тиңдәше бар дип өйрәткән китапны иңдердекме, мөшриклекне шул китаптан өйрәнгән булыр иделәр. Мөшрикләрнең берберсенә яхшы сүзләре булмас, мәгәр сынымнарыгызга гыйбадәт кылыгыз, алар сезгә шәфәгать итәрләр дип берберсен алдарлар. |
|
3701 | 35 | 41 | إن الله يمسك السماوات والأرض أن تزولا ولئن زالتا إن أمسكهما من أحد من بعده إنه كان حليما غفورا |
| | | Аллаһ җирне вә күкләрне төшеп китүләреннән үзенең кодрәте белән тотадыр, әгәр җир вә күкләр урыннарыннан китсәләр, соңра аларны Аллаһудан башка тотып калучы һич булмас иде. Ул – Аллаһ йомшаклык кылучы вә ярлыкаучы булды. |
|
3702 | 35 | 42 | وأقسموا بالله جهد أيمانهم لئن جاءهم نذير ليكونن أهدى من إحدى الأمم فلما جاءهم نذير ما زادهم إلا نفورا |
| | | Мәккә мөшрикләре, Коръән иңмәс борын, Аллаһ исеме илә ант итеп әйттеләр: "Әгәр безгә Аллаһудан китап иңеп пәйгамбәр килсә, яһүд белән насарага караганда без туры юлга ныграк күнелгән булыр идек", – дип. Аларга Коръән белән пәйгамбәр килгәч, аларга Ислам диненнән өркеп качуны гына арттырды. |
|
3703 | 35 | 43 | استكبارا في الأرض ومكر السيئ ولا يحيق المكر السيئ إلا بأهله فهل ينظرون إلا سنت الأولين فلن تجد لسنت الله تبديلا ولن تجد لسنت الله تحويلا |
| | | Җир өстендә тәкәбберлек һәм явыз мәкерләр кылганнары хәлдә кабахәт эшләр, явыз мәкерлекләр, әлбәттә, кылучыларның үзләренә кайтыр, алар көтмиләр Аллаһудан башканы, мәгәр Аллаһуның әүвәлге ґәзаб кылган гадәтен көтәләр, әлбәттә Аллаһуның гадәте алмашынуны тапмассың, һәм Аллаһуның гадәте үзгәрмәс, кәферләрне ґәзабсыз калдырмас. |
|
3704 | 35 | 44 | أولم يسيروا في الأرض فينظروا كيف كان عاقبة الذين من قبلهم وكانوا أشد منهم قوة وما كان الله ليعجزه من شيء في السماوات ولا في الأرض إنه كان عليما قديرا |
| | | Әйә алар гыйбрәт күзе белән карап җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәлге кәферләрнең ахыр хәлләренә карамыйлармы – ничек һәлак булганнар, ул һәлак булган кешеләр куәттә болардан артык иделәр. Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны һичбер зат, һичбер нәрсә гаҗиз, көчсез итә алачак түгел. Аллаһ барча нәрсәне белүче вә һәр нәрсәгә көче җитүче. |
|
3705 | 35 | 45 | ولو يؤاخذ الله الناس بما كسبوا ما ترك على ظهرها من دابة ولكن يؤخرهم إلى أجل مسمى فإذا جاء أجلهم فإن الله كان بعباده بصيرا |
| | | Әгәр Аллаһ кешеләрне Аллаһ хөкемнәрен бозып бозыклык кылганнары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә, һәммәсен һәлак итәр иде, җир өстендә хәрәкәтләнә торган бер хайван да калмас иде. Ләкин ґәзабка тиешле кешеләрнең ґәзабын кыямәт көненә чаклы кичектерә, кешеләрнең билгеләнгән әҗәлләре килсә, яки кыямәт килсә, Аллаһ бәндәләрен күрүче вә аларның эшен белүче булды. |
|