نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3684 | 35 | 24 | إنا أرسلناك بالحق بشيرا ونذيرا وإن من أمة إلا خلا فيها نذير |
| | | Тәхкыйк Без сине хаклык вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүче, вә Коръән белән гамәл кылмаучылырны җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек. Дөньяда нинди генә кавем яшәсә дә, аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булды. |
|
3685 | 35 | 25 | وإن يكذبوك فقد كذب الذين من قبلهم جاءتهم رسلهم بالبينات وبالزبر وبالكتاب المنير |
| | | Ий Мухәммәд г-м, әгәр сине ахмаклар ялганга тотсалар, болардан элекке ахмаклар да пәйгамбәрләрен ялганга тоттылыр. Аларга пәйгамбәрләре могҗизалар, аятьләр һәм китаплар белән килделәр. |
|
3686 | 35 | 26 | ثم أخذت الذين كفروا فكيف كان نكير |
| | | Соңра инкяр итүче кәферләрне ґәзаб белән тоттык, ничек булды Безнең мәкеребез, аларга карасыннар! |
|
3687 | 35 | 27 | ألم تر أن الله أنزل من السماء ماء فأخرجنا به ثمرات مختلفا ألوانها ومن الجبال جدد بيض وحمر مختلف ألوانها وغرابيب سود |
| | | Әйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдереп төрле төстә җимешләр үстерде, вә тауларда ак, кызыл һәм башка төсләрдә юллар, сызыклар, ярлар кылдык, кайберләре кара карга кеби кара төстәдер. |
|
3688 | 35 | 28 | ومن الناس والدواب والأنعام مختلف ألوانه كذلك إنما يخشى الله من عباده العلماء إن الله عزيز غفور |
| | | Шулай ук кешеләрне, хайваннарны вә кошларны төрле төстә халык кылдык. Аллаһудан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр. Аллаһ җиңүче вә мөэминнәрне ярлыкаучыдыр. |
|
3689 | 35 | 29 | إن الذين يتلون كتاب الله وأقاموا الصلاة وأنفقوا مما رزقناهم سرا وعلانية يرجون تجارة لن تبور |
| | | Хак мөэминнәр зекер, вәгазь һәм тәрбия өчен Аллаһ китабы Коръәнне укырлар, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә фәкыйрьләргә һәм Аллаһ юлына садака бирерләр, алар малларын биреп Аллаһ ризалыгын алу сәүдәләрендә һич бетми торган җәннәт нигъмәтләрен өмет итәләр. |
|
3690 | 35 | 30 | ليوفيهم أجورهم ويزيدهم من فضله إنه غفور شكور |
| | | Алар малларын бирерләр әҗерен Аллаһ тутырып бирсен өчен һәм Аллаһ аларга юмартлыгыннан арттырып та бирсен өчен. Җиһад белән хак юлга кергән мөэминнәрне Аллаһ шиксез ярлыкаучы вә аларның Аллаһ юлына куйган көчләрен җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер. |
|
3691 | 35 | 31 | والذي أوحينا إليك من الكتاب هو الحق مصدقا لما بين يديه إن الله بعباده لخبير بصير |
| | | Без сиңа иңдергән Коръән – хак китаптыр үзеннән элек иңгән китапларны Аллаһ китаплары дип дөресләгәне хәлдә иңдерелде. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең яшерен эшләрен белүче вә ачык эшләрен белүчедер. |
|
3692 | 35 | 32 | ثم أورثنا الكتاب الذين اصطفينا من عبادنا فمنهم ظالم لنفسه ومنهم مقتصد ومنهم سابق بالخيرات بإذن الله ذلك هو الفضل الكبير |
| | | Соңра үзебез сайлап ихтыяр иткән колларыбызга Коръәнне бирдек, аларның кайберләре кулларындагы Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым итүчеләрдер, вә кайберләре күбрәк вакытта хәерле эшләрне эшләүчеләрдер, һәм бәгъзеләре Аллаһ теләге вә ярдәме белән һәрвакыт хәерле эшләрдә алдан йөрерләр ягъни, диннең вә мөселманнарның төзәлүләренә һәм куәтләнүләренә күп көч куярлар, иң туры юлны күрсәтүче Коръәннең иңдерелүе кешеләргә Аллаһуның олугъ юмартлыгыдыр. |
|
3693 | 35 | 33 | جنات عدن يدخلونها يحلون فيها من أساور من ذهب ولؤلؤا ولباسهم فيها حرير |
| | | Коръән белән гамәл кылучылар ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар анда алтын вә энҗе беләзекләре белән бизәлмеш булырлар, вә киемнәре дә яшел ефәктән булыр. |
|