نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3543 | 33 | 10 | إذ جاءوكم من فوقكم ومن أسفل منكم وإذ زاغت الأبصار وبلغت القلوب الحناجر وتظنون بالله الظنونا |
| | | Мөшрикләрнең ярты гаскәре елганың өс ягыннан, икенче яртысы елганың ас ягыннан сезгә ашыгып йөгереп килделәр, шул вакытта мөселманнар мөшрикләрнең күплеген күреп һәр нәрсәне онытып мөшрикләргә шаккатып карап тордылар, вә калепләре бугазларына иреште, вә сез Аллаһуга төрле заннар кыйлдыгыз, монафикълар мөселманнар һәлак булалар дип зан иттеләр, әмма хак мөэминнәр Аллаһуның ярдәме безгә ирешер дип зан иттеләр. |
|
3544 | 33 | 11 | هنالك ابتلي المؤمنون وزلزلوا زلزالا شديدا |
| | | Шул ваккытта мөэминнәр сыналдылар, вә алар каты тетрәү белән тетрәделәр. |
|
3545 | 33 | 12 | وإذ يقول المنافقون والذين في قلوبهم مرض ما وعدنا الله ورسوله إلا غرورا |
| | | Ул вакытта монафикълар вә күңелләрендә начар игътикад булган кешеләр әйттеләр: "Аллаһ вә Аның расүле безгә ярдәм булачак дип чын вәгъдә итмәделәр, мәгәр безне алдамак өчен ялган вәгъдә иттеләр" – дип. |
|
3546 | 33 | 13 | وإذ قالت طائفة منهم يا أهل يثرب لا مقام لكم فارجعوا ويستأذن فريق منهم النبي يقولون إن بيوتنا عورة وما هي بعورة إن يريدون إلا فرارا |
| | | Монафикълардан бер таифә әйтте: "Ий Мәдинә халкы, монда торырга сезгә урын юк, качып булса да өйләрегезгә кайтыгыз". Алардан бер җәмәгать Мухәммәд г-м янына килеп: өйләребезне саклаучы юк, безгә кайтырга рөхсәт бир, диделәр, вәхәлән ки өйләре сакланмыш иде, бит алар качарга гына юл карыйлар. |
|
3547 | 33 | 14 | ولو دخلت عليهم من أقطارها ثم سئلوا الفتنة لآتوها وما تلبثوا بها إلا يسيرا |
| | | Мөшрикләр Мәдинәнең төрле тарафыннан кереп монафикъларны очратып, алардан безнең яклы булып мөселманнарга каршы сугышасызмы дип сорасалар, монафикълар уйлап та тормыйча -мөселманнарга каршы сугышабыз дип җавап бирәләр. |
|
3548 | 33 | 15 | ولقد كانوا عاهدوا الله من قبل لا يولون الأدبار وكان عهد الله مسئولا |
| | | Тәхкыйк ул монафикълар Хандак сугышыннан элек пәйгамбәр васитасы илә мөшрикләргә каршы сугышырга һәм сугыштан качмаска Аллаһуга ґәһед бирделәр. Бит Аллаһуга биргән ґәһедтән кыямәт көнне, әлбәттә, сорау булыр. |
|
3549 | 33 | 16 | قل لن ينفعكم الفرار إن فررتم من الموت أو القتل وإذا لا تمتعون إلا قليلا |
| | | Аларга әйт: "Сезгә качмак файда бирмәс, әгәр сез үлемнән яки үтерелүдән качсагыз да барыбер үләчәксез, файдалана алмассыз мәгәр аз гына файдаланып калырсыз. |
|
3550 | 33 | 17 | قل من ذا الذي يعصمكم من الله إن أراد بكم سوءا أو أراد بكم رحمة ولا يجدون لهم من دون الله وليا ولا نصيرا |
| | | Янә әйт: "Аллаһуның казасыннан сезне кем коткарыр әгәр ул сезгә бер зарарны теләсә, яки сезгә рәхмәт итәргә теләсә кем сезгә зарар ирештерә алыр, вә алар Аллаһудан башка файда итүчене дә, зарар ирештерүчене дә тапмаслар. |
|
3551 | 33 | 18 | قد يعلم الله المعوقين منكم والقائلين لإخوانهم هلم إلينا ولا يأتون البأس إلا قليلا |
| | | Аллаһ сугышта пәйгамбәргә ярдәм итүдән кешеләрне тыючы монафикъларны һәм пәйгамбәргә ияреп сугышка бармагыз, безнең янга килегез диючеләрне беләдер, пәйгамбәр хәтере өчен үләргә барасыңмы дип бер-берсен сугыштан тыйдылар, шуның өчен монафикълар сугышка бик аз баралар иде. |
|
3552 | 33 | 19 | أشحة عليكم فإذا جاء الخوف رأيتهم ينظرون إليك تدور أعينهم كالذي يغشى عليه من الموت فإذا ذهب الخوف سلقوكم بألسنة حداد أشحة على الخير أولئك لم يؤمنوا فأحبط الله أعمالهم وكان ذلك على الله يسيرا |
| | | Алар сезгә ияреп барырлар фәкать сездән кызганып табыш малын алыр өчен, әгәр мөселманнарга кәферләрдән куркыныч килсә, аларны күрерсең сиңа карарлар, – күз алмалары әйләнер үлем исереклегендә һушы киткән кешенең күзе кеби, әгәр курку китсә, үткен тел белән сезне рәнҗетерләр, безнең ярдәм белән җиңдегез, безгә табыш -малын бирми калдырмагыз, диярләр, табыш малына артык комсыз булганнары хәлдә. Ошбу монафикълар хакыйкатьтә иман китермәделәр, Аллаһ аларның гамәлләрен сәвабсыз кылды, бу эш Аллаһуга бик җиңел булды. |
|