نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3541 | 33 | 8 | ليسأل الصادقين عن صدقهم وأعد للكافرين عذابا أليما |
| | | Кыямәт көнендә Аллаһ пәйгамбәрләрнең өммәтләренә ирештергән эшләренең хаклыгыннан сорамак өчен, ягъни Аллаһ пәйгамбәрләрдән шәригать хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештердегезме дип сорар һәм өммәтләреннән кабул иттегезме дип сорар, кабул итмәүче кәферләргә Аллаһ рәнҗетүче ґәзаб хәзерләде. |
|
3542 | 33 | 9 | يا أيها الذين آمنوا اذكروا نعمة الله عليكم إذ جاءتكم جنود فأرسلنا عليهم ريحا وجنودا لم تروها وكان الله بما تعملون بصيرا |
| | | Ий мөэминнәр, Аллаһуның сезгә ярдәм нигъмәтене хәтерләгез, Хандак сугышына сезнең өстегезгә ун мең мөшрикләр гаскәре килде, Без алар өстенә каты җил җибәрдек, ул җил аларны туңдырды, утларын сүндерде, күзләренә туфрак тутырды вә чатырларын җимерде, дәхи алар өстенә мең фәрештә җибәрдек, алар фәрештәләрне күрмиләр, фәкать тавышларын гына ишетәләр иде. Хандак казып мөшрикләргә каршы торуыгызны күрер булды. Ягъни Мәдинә әйләнәсенә тирән чокыр казып шәһәрне вә мөселманнарны сакладылар. |
|
3543 | 33 | 10 | إذ جاءوكم من فوقكم ومن أسفل منكم وإذ زاغت الأبصار وبلغت القلوب الحناجر وتظنون بالله الظنونا |
| | | Мөшрикләрнең ярты гаскәре елганың өс ягыннан, икенче яртысы елганың ас ягыннан сезгә ашыгып йөгереп килделәр, шул вакытта мөселманнар мөшрикләрнең күплеген күреп һәр нәрсәне онытып мөшрикләргә шаккатып карап тордылар, вә калепләре бугазларына иреште, вә сез Аллаһуга төрле заннар кыйлдыгыз, монафикълар мөселманнар һәлак булалар дип зан иттеләр, әмма хак мөэминнәр Аллаһуның ярдәме безгә ирешер дип зан иттеләр. |
|
3544 | 33 | 11 | هنالك ابتلي المؤمنون وزلزلوا زلزالا شديدا |
| | | Шул ваккытта мөэминнәр сыналдылар, вә алар каты тетрәү белән тетрәделәр. |
|
3545 | 33 | 12 | وإذ يقول المنافقون والذين في قلوبهم مرض ما وعدنا الله ورسوله إلا غرورا |
| | | Ул вакытта монафикълар вә күңелләрендә начар игътикад булган кешеләр әйттеләр: "Аллаһ вә Аның расүле безгә ярдәм булачак дип чын вәгъдә итмәделәр, мәгәр безне алдамак өчен ялган вәгъдә иттеләр" – дип. |
|
3546 | 33 | 13 | وإذ قالت طائفة منهم يا أهل يثرب لا مقام لكم فارجعوا ويستأذن فريق منهم النبي يقولون إن بيوتنا عورة وما هي بعورة إن يريدون إلا فرارا |
| | | Монафикълардан бер таифә әйтте: "Ий Мәдинә халкы, монда торырга сезгә урын юк, качып булса да өйләрегезгә кайтыгыз". Алардан бер җәмәгать Мухәммәд г-м янына килеп: өйләребезне саклаучы юк, безгә кайтырга рөхсәт бир, диделәр, вәхәлән ки өйләре сакланмыш иде, бит алар качарга гына юл карыйлар. |
|
3547 | 33 | 14 | ولو دخلت عليهم من أقطارها ثم سئلوا الفتنة لآتوها وما تلبثوا بها إلا يسيرا |
| | | Мөшрикләр Мәдинәнең төрле тарафыннан кереп монафикъларны очратып, алардан безнең яклы булып мөселманнарга каршы сугышасызмы дип сорасалар, монафикълар уйлап та тормыйча -мөселманнарга каршы сугышабыз дип җавап бирәләр. |
|
3548 | 33 | 15 | ولقد كانوا عاهدوا الله من قبل لا يولون الأدبار وكان عهد الله مسئولا |
| | | Тәхкыйк ул монафикълар Хандак сугышыннан элек пәйгамбәр васитасы илә мөшрикләргә каршы сугышырга һәм сугыштан качмаска Аллаһуга ґәһед бирделәр. Бит Аллаһуга биргән ґәһедтән кыямәт көнне, әлбәттә, сорау булыр. |
|
3549 | 33 | 16 | قل لن ينفعكم الفرار إن فررتم من الموت أو القتل وإذا لا تمتعون إلا قليلا |
| | | Аларга әйт: "Сезгә качмак файда бирмәс, әгәр сез үлемнән яки үтерелүдән качсагыз да барыбер үләчәксез, файдалана алмассыз мәгәр аз гына файдаланып калырсыз. |
|
3550 | 33 | 17 | قل من ذا الذي يعصمكم من الله إن أراد بكم سوءا أو أراد بكم رحمة ولا يجدون لهم من دون الله وليا ولا نصيرا |
| | | Янә әйт: "Аллаһуның казасыннан сезне кем коткарыр әгәр ул сезгә бер зарарны теләсә, яки сезгә рәхмәт итәргә теләсә кем сезгә зарар ирештерә алыр, вә алар Аллаһудан башка файда итүчене дә, зарар ирештерүчене дә тапмаслар. |
|