نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3498 | 31 | 29 | ألم تر أن الله يولج الليل في النهار ويولج النهار في الليل وسخر الشمس والقمر كل يجري إلى أجل مسمى وأن الله بما تعملون خبير |
| | | Аллаһ кичне көндезгә кертер, вә көндезне кичкә кертер, вә кояш белән айны үзенә буйсындырды, аларның барчасы йөрерләр билгеләнгән көнгә чаклы, Аллаһ сез эшләгән эшләрне белүчедер. |
|
3499 | 31 | 30 | ذلك بأن الله هو الحق وأن ما يدعون من دونه الباطل وأن الله هو العلي الكبير |
| | | Аллаһу тәгаләнең белеменең вә кодрәтенең киң булуы Ул – Аллаһ Үзе генә Илаһә булганы өчендер, әмма Аллаһудан башкага гыйбадәт кылган нәрсәләре батыл ялгандыр, вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән өстендер вә олугътыр. |
|
3500 | 31 | 31 | ألم تر أن الفلك تجري في البحر بنعمت الله ليريكم من آياته إن في ذلك لآيات لكل صبار شكور |
| | | Күрмисеңме хакыйкатьтә диңгездә көймәләр Аллаһуның рәхмәте белән йөриләр, сезгә Үзенең галәмәтләреннән бәгъзеләрен күрсәтмәк өчен, әлбәттә, нигъмәтләргә шөкер итүче вә авырлыкларга сабыр итүче мөэминнәргә Аллаһуның эшләрендә гыйбрәтләр бар. |
|
3501 | 31 | 32 | وإذا غشيهم موج كالظلل دعوا الله مخلصين له الدين فلما نجاهم إلى البر فمنهم مقتصد وما يجحد بآياتنا إلا كل ختار كفور |
| | | Әгәр кәферләрне диңгездә таулар кеби дулкын капласа, гүя ихлас дин тотучылар кеби Аллаһуга дога кылалар, әгәр дулкыннан коткарып корыга чыгарса, кайберләре хак юлда булып вә кайберләре һаман ямансызлыкта калырлар, Безнең аятьләребезне инкяр итмәс, мәгәр ґәһедне бозып ялган сөйләүче вә нигъмәткә көферлек кылучы гына инкяр итәр. |
|
3502 | 31 | 33 | يا أيها الناس اتقوا ربكم واخشوا يوما لا يجزي والد عن ولده ولا مولود هو جاز عن والده شيئا إن وعد الله حق فلا تغرنكم الحياة الدنيا ولا يغرنكم بالله الغرور |
| | | Ий кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз, Аңа гөнаһ булудан сакланыгыз, вә кыямәт көненнән куркыгыз, ул көндә Ата үз угълының гөнаһын өстенә алмас, һәм баласы атасының гөнаһысыннан аз гынасын да өстенә алмас, Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, кыямәт булачактыр, сезне дөнья рәхәте алдап ахирәттән мәхрүм итмәсен, һәм сезне шайтан фәхеш, хәрам эшләрне вә бидеґәт гамәлләрне эшләтеп, фарыз гамәлләрдән тыеп, Аллаһ ярлыкаучы, дип, Аллаһ исеме белән алдамасын! |
|
3503 | 31 | 34 | إن الله عنده علم الساعة وينزل الغيث ويعلم ما في الأرحام وما تدري نفس ماذا تكسب غدا وما تدري نفس بأي أرض تموت إن الله عليم خبير |
| | | Әлбәттә, кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ хозурындадыр, Ул теләгән вакытта яңгыр иңдерер, вә Ул хатыннарның карыннарындагы балаларның ирме, кызмы икәнен белер. Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдардыр. |
|
3504 | 32 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الم |
| | | Әлиф лам мим. |
|
3505 | 32 | 2 | تنزيل الكتاب لا ريب فيه من رب العالمين |
| | | Коръән Кәримнең барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шик юктыр. |
|
3506 | 32 | 3 | أم يقولون افتراه بل هو الحق من ربك لتنذر قوما ما أتاهم من نذير من قبلك لعلهم يهتدون |
| | | Югыйсә Мухәммәд аны үзеннән чыгарып Аллаһуга ифтира итте диярләрме, бәлки аның Раббыңнан булуы хактыр, синнән элек аларга куркытучы пәйгамбәр килмәгән кавемне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен сиңа Коръән иңдерелде, шаять Коръән белән вәгазьләнеп, туры юлга күнәрләр. |
|
3507 | 32 | 4 | الله الذي خلق السماوات والأرض وما بينهما في ستة أيام ثم استوى على العرش ما لكم من دونه من ولي ولا شفيع أفلا تتذكرون |
| | | Аллаһ җир вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне алты көндә яратты, соңра Аның әмере Ґәрешкә беркетелде. Ий Коръән белән гамәл кылучылар, сезгә Аллаһудан башка файдалы хуҗа юк, һәм шәфәгать итәчәк аять тә юк, әллә вәгазьләнмисезме? |
|